31 май 2018 яңалыклары
-
Татарстан Гидрометеорология үзәге: республикада җәй төнге суыклардан башлана
Июньнең беренче көннәре Татарстанда төнлә һәм иртән -2 градуска кадәр салкыннан башлана.
-
«Кунак» ирегеннән мәхрүм ителде
Түбән Кама шәһәреннән килеп төшкән «кунак», ачкыч яратып, Тукай районында төзелә торган бинага үтеп керә. Һәм 38 мең сумлык төзелеш коралларын урлап чыгып китә. Тукай район суды «кунакны» гаепле дип таный.
-
Мотоцикл уенчык түгел, иң куркыныч транспорт чарасы
Күптән түгел район ЮХИДИ хезмәткәрләре мотоцикл йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан махсус рейд үткәрделәр. Алар анда, ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләрне туктатып, юл йөрү куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр тапшырдылар.
-
Иске Җирекледә боз кузгалды – хәерле сәгатьтә булсын
Иске Жирекле авылы шәһәргә бик якын урнашкан. Урман-сулары, табигате бик искитәрлек булмаса да, авыл көннән-көн үсә. Тирә-якта бик күп яңа йортлар калкып чыкты, яшь гаиләләр күбәйде. Шуның белән бергә, халыкның яшәү шартларын яхшырту буенча таләпләре дә арта бара. Әйтергә кирәк, авылда моңа кадәр көнкүреш шартлары әлләни мактанырлык түгел иде. Бигрәк тә ата-аналарны балалар бакчасы, мәктәп, уен мәйданчыклары булмау бик борчыды. Шулай ук халыкның яхшы юллардан, якты урамнардан йөрисе килә.
-
Галиулла Габдерәшитов: Татар йокламый, татар үлгән - "Самара татарлары" сайты
Авиация полковнигы, хәрби очучы, мөгаллим, татар милли хәрәкәте әйдаманы Галиулла Габдрәшитов милли вазгыятькә карата уй-фикерләрен әйткән.
-
Татарстан Медицина профилактикасы үзәге күкрәк баласы булган әниләр өчен бәйге игълан итә
Бәйге иртәгә, 1 июнь көнне, “Болгар” радиосында туры эфирда узачак.
-
Арсений – бөтенроссия конкурсында җиңүче
Инглиз теле буенча тирәнтен белем бирүче Шилнәбаш урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Арсений Исаев иншалар язу буенча бөтенроссия конкурсында катнашты. Иншаның темасы «Әгәр мин Президент булсам...» дип атала иде.
-
Балаларга Ватан чигендә хезмәт итү кагыйдәләре турында сөйләделәр
Кнәз авыл җирлегендә, гадәттәгечә, быел да чик сакчылары көнен зурлап билгеләп үттеләр. Быел бу дата аерата истәлекле һәм тантаналы – моннан нәкъ 100 ел элек 28 майда халык комиссарлары Советы РСФСР чикләрен саклау турындагы декретка кул куйган.
-
Дүрт балага талпан кадалган
Роспотребнадзор идарәсенең районара бүлеге җитәкчесе Марат Гыйрфанов хәбәр итүенчә, узган атнада тукайлылар талпан кадалып һәм шуның нәтиҗәсе буларак боррелиоз авыруына шикләнеп, дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткәннәр.
-
Кибетче өстенә төшкән түбә кисәгеннән үлгән
Һәлакәт урыныннан фотолар чыкты.
-
Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс”ны Гагарин Кубогы алуы белән котлады
Казан Кремлендә Казан клубы хоккейчылары, тренерлары һәм персоналлары тантаналы төстә кабул ителде.
-
Мәләкәс авылының "Питрау" ансамбле "Играй гармонь, любимая" телевизион программасына төшеп кайтты
26 май Мәләкәс авылының "Питрау" балалар үрнәк фольклор ансамбле Әлмәт шәһәренә барып, "Играй гармонь, любимая" телевизион программасына төшеп кайтты.
-
ҺАВА ТОРЫШЫ
ҺАВА ТОРЫШЫ