Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Җирекледә боз кузгалды – хәерле сәгатьтә булсын

Иске Жирекле авылы шәһәргә бик якын урнашкан. Урман-сулары, табигате бик искитәрлек булмаса да, авыл көннән-көн үсә. Тирә-якта бик күп яңа йортлар калкып чыкты, яшь гаиләләр күбәйде. Шуның белән бергә, халыкның яшәү шартларын яхшырту буенча таләпләре дә арта бара. Әйтергә кирәк, авылда моңа кадәр көнкүреш шартлары әлләни мактанырлык түгел иде. Бигрәк тә ата-аналарны балалар бакчасы, мәктәп, уен мәйданчыклары булмау бик борчыды. Шулай ук халыкның яхшы юллардан, якты урамнардан йөрисе килә.

Авылда күңел ачу һәм төрле мәдәни чаралар үткәрү өчен бердәнбер урын бар – ул «Дуслык» күпфункцияле үзәге. Бу бинаны берничә ел элек республика программасы кысаларында сафка бастырдылар. Ул бүгенге көндә гөрләп эшләп тора. Кечкенәрәк булса да, клубта бик күп сәнгать түгәрәкләре, ветераннарның ике фольклор коллективы бар. Алар район буенча үткәрелгән барлык чараларда катнашып киләләр. Шунда ук балалар өчен «Пчелка» бию коллективы эшли. Анда 20-30 бала шөгыльләнә. 
Ел башында авылда район җитәкчелеге катнашында халык җыены үткәрелде. Шул вакыттан соң Иске Җирекледә чыннан да боз кузгалды дисәң дә була. Балалар бакчасы төзү өчен бүленгән мәйданчыкта эш башланды. Анда бакча белән беррәттән ял итү мәйданчыгы да төзелә дигәч, бөтен авылдашлар, аеруча яшь гаиләләр бик сөенде. Авылдагы үзгәрешләрне күргәч, һәркемнең йөзе яктырды. Төзелеш башланганын күреп, авыл яшьләре үзләре дә активлашты. Алар авылны үстерүгә халыктан да өлеш керсен өчен «Үз-үзеңә ярдәм» дигән проект төзеп, аның кысаларында авылдашлардан акча җыйдылар. Бу эштән олы яшьтәгеләр дә читтә калмады. Уйлап карасаң, кешегә аңлату, уртак сөйләшү дә җитми икән бит. Өлкән буын хәтерлидер, элек авылларда агитаторларның ирекле оешмалары эшли иде, халык шулай бер-берсе белән аралашып, аңлашып яши иде. Нигә әле моны хәзер дә җәелдереп җибәрмәскә? Болай эшләтүнең нәтиҗәсе булмый калмас иде. «Ил төкерсә, күл булыр», – дип белми әйтмиләрдер. 
Башлаган эшләр уң булсын, авылда матур үзгәрешләр тагын да күбәйсен, ә без пенсионерларга оныкларыбызны җитәкләп балалар бакчасына илтергә, ял итү урыннарына йөрергә, аралашып исән-сау яшәргә язсын иде дип телибез.

Регина Махнева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Иске Җирекле