30 август 2017 яңалыклары
-
Тукай районында Татарстан җөмһүрияте көнен Татарстан поселогында бәйрәм итәләр
Тукай районының Татарстан поселогында 30 август - Татарстан республикасы көнендә инде бишенче тапкыр Халыклар дуслыгы фестивале уздырыла. Бәйрәм чаралары иртәдән үк башланып китте. Татарстан поселогында 20 дән артык милләт дус һәм тату яши. Бүген биредә сәхнәдә 12 милләт вәкиле чыгыш ясый. Алар - татар, керәшен, рус, мари, украин, әзербайҗан, башкорт,...
-
Мәдәният бүлеге җитәкчесе авыл тормышын аңларга теләми
Атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев яңадан район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарованы бастырды. - Тәнкыйтькә дөрес нәтиҗә ясамадыгыз, - диде Васил Гариф улы. Узган атнада хакимияттәге киңәшмәдә район башлыгы мәдәният бүлегенең урып-җыю эшләренә сүлпән каравын, агитбригадаларның кырда күренмәвен тәнкыйтьләде. «Уракта һәркем көченнән килгәнчә катнашсын, ул санаулы көннәр, икмәк барыбызга...
-
Тукай районы суды хезмәткәренә мактау билгесе бирелде
Россия Федерациясе Югары суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры приказы нигезендә Тукай районы судының судлар утырышы сәркатибе Татьяна Николаевна Чиркунова Суд департаментының II дәрәҗәдәге «Тырышлык өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде. Бүләкне Суд департаментының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Миргаязович Рамазанов тапшырды.
-
Милли мәгариф: башка телне камил белү өчен туган телдә сөйләшү комачау итми
«Әгәр бала кече яшьтән телен, мәдәниятен белмәсә - аның тамырлары корый», - дип белдерде район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кунагы, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина. Киңәшмәдә быел милли мәгарифне үстерү төп тема буларак күтәрелде. Моның белән беррәттән педагоглар тармакның тагын бик күп өлкәләренә кагылдылар, эш нәтиҗәләре турында...
-
Татарстан үсеше җирле халык тырышлыгына бәйле
Җөмһүриятебез үзенең 27 нче туган көнен билгеләп үтәргә җыена. 1990 елның нәкъ 30 август көнендә республиканың дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Һәм шушы дата тарихка кереп кала. Әлбәттә, Татарстанның тарихы шушы дәвер белән генә чикләнми. Суверенлык статусы алганчы, әле ТАССР вакытында ук, республикадагы сәясәт халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга, халык тырышлыгы...
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады
Безне туып-үскән җиребезгә чиксез мәхәббәт, Ватаныбыз - бөек Россиягә тугрылык хисе берләштер, диелә мөрәҗәгатьттә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республика көне уңаеннан, татарстанлыларны бәйрәм белән котлады. Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм! Уртак тырышлык белән без нәтиҗәле базар икътисадын...
-
Бәйрәм белән!
Хөрмәтле райондашлар! Сезне күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлек, татулык символына әверелгән, республиканың һәр төбәгендә зурлап, гомумхалык бәйрәме буларак көтеп алына торган иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Республика көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм республикабыз халкының рухи һәм интеллектуаль мөмкинлекләренә юл ачуда мөһим этап булды. Шуңа да бу бәйрәмне без киләчәккә якты...