Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районында Татарстан җөмһүрияте көнен Татарстан поселогында бәйрәм итәләр

Тукай районының Татарстан поселогында 30 август - Татарстан республикасы көнендә инде бишенче тапкыр Халыклар дуслыгы фестивале уздырыла. Бәйрәм чаралары иртәдән үк башланып китте. Татарстан поселогында 20 дән артык милләт дус һәм тату яши. Бүген биредә сәхнәдә 12 милләт вәкиле чыгыш ясый. Алар - татар, керәшен, рус, мари, украин, әзербайҗан, башкорт,...

Тукай районының Татарстан поселогында 30 август - Татарстан республикасы көнендә инде бишенче тапкыр Халыклар дуслыгы фестивале уздырыла. Бәйрәм чаралары иртәдән үк башланып китте. Татарстан поселогында 20 дән артык милләт дус һәм тату яши. Бүген биредә сәхнәдә 12 милләт вәкиле чыгыш ясый. Алар - татар, керәшен, рус, мари, украин, әзербайҗан, башкорт, удмурт, казах, таджик, грузин һәм осетин. Алар һәрберсе үзләренең милли костюмнарыннан, һәрберсе милли аш-су үрнәкләрен һәм җыр-биюләрен тәкъдим итте. Чаллы шәһәреннән фестивальнең даими кунагы осетин Дэни Абрамашвили да бәйрәмгә үз ансамбле белән килде. Ул тукайлыларны ихластан бәйрәм белән котлады, дуслык, иминлек, якты көннәр теләде. "Шәһәрдә узучы чараларны калдырып торып, Татарстан бәйрәменә дип Татарстан поселогына килдем, һәрвакыт шулай дус булып яшик!" - диде Дэни Абрамашвили.
Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары Тукай районының һәр авылында уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев