Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан үсеше җирле халык тырышлыгына бәйле

Җөмһүриятебез үзенең 27 нче туган көнен билгеләп үтәргә җыена. 1990 елның нәкъ 30 август көнендә республиканың дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Һәм шушы дата тарихка кереп кала. Әлбәттә, Татарстанның тарихы шушы дәвер белән генә чикләнми. Суверенлык статусы алганчы, әле ТАССР вакытында ук, республикадагы сәясәт халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга, халык тырышлыгы...

Республика көне уңаеннан газета хәбәрчесе нәкъ шундый шәхес - гомерен фидакарь хезмәткә багышлаган, инде 70 яшен тутырган булуына карамастан, бүгенге көндә дә эшләвен дәвам итүче, ТР һәм РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәре Мактаулы гражданины, «Мактау билгесе» ордены кавалеры, Татарстанның һәм Россиянең «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре иясе Галимҗан Сәетҗан улы Зарипов белән сөйләште.

Галимҗан аганы районда белмәгән кеше юктыр. Шушында туып, шушында үсеп, шушында хезмәт иткән, районның гына түгел, хәләл көче белән республика үсешенә дә шәхси өлешен керткән кеше ул. Тумышы белән Әҗмәкәй авылыннан. 1970 елны авыл хуҗалыгы институтын бетереп кайткач, энергиясе ташып, белеме кайнап торган яшь белгечне «Гигант» совхозына инженер итеп куялар, соңрак биредә үк директор урынбасары булып эшли. 1979 елда Мәләкәс авылына, Калинин исемендәге колхозга рәис итеп билгелиләр. Ә хезмәт юлының саллы өлеше «Ворошиловский» совхозына туры килә. 1982 елдан алып, лаеклы ялга киткәнче - 2010 елга кадәр биредә директор булып эшли.

- Республика бүгенге көндә алдына зур максатлар куеп эш итә. Турыдан-туры чит илләр белән хезмәттәшлек алып бара. Әлбәттә, әгәр Татарстанның үзендә алга китеш, халкында уңай тормыш шартлары булмаса, бу мөмкин булмас иде, - ди Галимҗан Сәетҗанович. - Ә Татарстанның Федерация составында алдынгы регион, дөньякүләм масштабта, хезмәттәшлек итәр өчен отышлы республика булуында, һичшиксез, районнарның, авыл җирлекләренең, тырышып хезмәт иткән кешеләрнең өлеше гаять зур.

Галимҗан Зарипов әйтүенчә, элеккеге «Ворошиловский» совхозы (бүгенге көндә «Чаллы яшелчәсе+») ярты Татарстанны яшелчә белән тәэмин иткән. Хуҗалык мәйданы бер мең гектарга, ә җитештерелгән продукция елына 25 мең тоннага җитә иде, дип искә төшерә хезмәт елларын Галимҗан ага.

- Эшләү дәверендә 600 ләп фатир, 70 ләп коттедж төзелде, җитештерү базасы, техника да яңартылып тора иде. Болар һәммәсе туган ягыбызның ныгуына китергән факторлар, - диде 31 ел гомерен җитәкче вазифасында уздырган Галимҗан Сәетҗанович.

Лаеклы ялга киткәндә хуҗалык җитәкчесе итеп кул астында эшләгән белгечне калдыра.

- Ришат Хатыйпов бүгенге көндә бик матур эшли, хуҗалык районда алдынгылар рәтендә. Мин исә районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасын җитәклим. Район, республика үсешенә шәхси өлешләрен керткән якташларыбыз хәзер үзләре ярдәмгә, игътибарга мохтаҗ, - дип Галимҗан Зарипов эшенең нечкәлекләрен сөйләде.

Көнкүрештә туган сорауларын, борчуларын чишү, туган көннәрендә, Өлкәннәр һәм Инвалидлар атналыкларында алар белән төрле чаралар оештыру һәм башкалардан тора оешманың эшчәнлеге. Спорт уеннары буенча район, республика чемпионатларында да актив катнашалар.

СПТУ-76 да бик күп еллар директор булып эшләгән Мөсәвир Шәрипов, Теләнче Тамак авылында «Сельхозтехника»да идарәче булып эшләгән Мөдәмир Вәлиев, 17 ел ветераннар советын җитәкләгән Гөлфидә Гыйниятуллина, «Сельхозтехника»да баш инженер булып эшләгән Евгений Щебланов, райкомда эшләгән Фәймә Гыйниятуллина, матбугатта эшләгән һәм бүгенге көндә дә журналист һөнәренә тугры булып хезмәтен дәвам итүче Хәмит Мөхәммәтшин, Заһидә Нәбиуллина, Түбән Суыксу авылында күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән сугыш һәм хезмәт ветераны Мулланур Әгъзамов һәм тагын бик күп фамилияләрне атады Галимҗан Зарипов.

- Алар барысы да безнең күз уңында торган, киңәш кирәк булганда мөрәҗәгать итә торган тырыш, мактаулы һәм фидакарь шәхесләр, - диде Галимҗан ага.

Тамчыдан күл җыелган кебек, кеше тырышлыгы ярдәмендә иң әүвәл авыл ныгый, аннан район, республика алдынгылыкка чыга. Шул рәвешле үз сәясәтен иркен һәм бәйсез алып бару, дөньякүләм танылу өчен республика үз мөмкинлекләрен тулы көчкә куллануга юл таба.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалерлары булган ватандашларыбыз

Вадим Кешнер - В. Качалов исемендәге театр актеры

Александр Лаврентьев - Казан вертолет заводының элеккеге җитәкчесе, ТР Предприятие һәм сәнәгать эшлеклекләре ассоциациясе Президенты

Татьяна Водопьянова - ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе

Рәшит Сөнәев - Россия фәннәр академиясенең Космик эзләнүләр институты баш фәнни хезмәткәре, Макс Планк исемендәге астрофизика институты директоры (Германия)

Индус Таһиров - җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, ТР суверенитеты турындагы Декларация концепциясе һәм республиканың яңа Конституциясе төп нигезләмәләре авторларының берсе, КФУ профессоры

Владимир Чагин - «КАМАЗ-Автотранспорт» директоры, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе

Илдус Мостюков - аның җитәкчелегендә СССР вакытында (1962 - 1989 елларда) «Пароль» дәүләт радиолокацион тану гомумгаскәр системасы эшләнә, һәм җитештерүгә кертелә

Гөлнара Галкина-Самитова - Олимпия уеннары тарихында стипль-чез буенча беренче чемпион

Хәлим Җәләлов - Г. Камал исемендәге театр актеры

Әхмәт Мазһаров - ТР Фәннәр академиясе академигы һәм экс-президенты, Углеводород чимал Идел буе фәнни-эзләнү институты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев