Милли мәгариф: башка телне камил белү өчен туган телдә сөйләшү комачау итми
«Әгәр бала кече яшьтән телен, мәдәниятен белмәсә - аның тамырлары корый», - дип белдерде район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кунагы, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина. Киңәшмәдә быел милли мәгарифне үстерү төп тема буларак күтәрелде. Моның белән беррәттән педагоглар тармакның тагын бик күп өлкәләренә кагылдылар, эш нәтиҗәләре турында...
Район мөгаллимнәренең фикер алышуларын РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Казаннан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән вәкил - укыту-методик сектор мөдире Ләйсән Гайфуллина, район башлыгы Васил Хаҗиев, Яр Чаллы шәһәренең мәгариф һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Винер Харисов та тыңлады.
Бүген мәгариф хезмәткәрләре алдына иң югары һөнәри таләпләр куела. «Мәктәп көчле укытучы тирәсендә тупланырга тиеш», - дип, үз фикерен әйтеп үтте бу яктан Әлфия Когогина. Бүген районның бу тармагында 576 кеше эшли. Хәзер укучылар белән беррәттән педагоглар үзләре дә олимпиадаларда катнаша, БДИ тапшыра башладылар. Узган ел да укытучылар имтихан тапшырып караганнар. Сәмәкәй мәктәбенең рус теле укытучысы Венера Ситдыйкова 100 балл җыюга ирешкән. Шул ук вакытта начар күрсәткечләр дә бар: 4 фән укытучысы тиешле баскычны уза алмаган, башлангыч сыйныф укытучылары начар нәтиҗәләр күрсәткән. «Ел укытучысы» конкурсында катнашу да мөгаллимнәргә стимул бирә. Бу бәйгедә узган ел 23 педагог үз көчләрен сынаган. Кече Шилнәдән Гүзәл Михайлова - җиңүче, Мәләкәстән Юрий Васильев, Түбән Суыксудан Гүзәлия Хәбетдинова призерлар булган.
Укытучыларның эш нәтиҗәсен укучыларның бердәм дәүләт имтиханнары, олимпиадалар билгели. Рамил Робертович бу яктан да проблемаларга тукталды. Кызганычка, республика дәрәҗәсендәге генә түгел, муниципаль этаптагы олимпиадаларда да җиңүчеләр һәм призерлар саны кимегән. Ләкин, шуңа да карамастан, аерым мәктәпләр арасында ел саен уңышка ирешүчеләр бар. Мусабай-Заводта - татар теле, Яңа поселогында - биология, Түбән Суыксуда рус теле буенча нәтиҗәләр яхшы.
Түбән Суыксу мәктәбе коллективын мәгариф идарәсе башлыгы быел барлык күрсәткечләр буенча район һәм республика рейтингында алдынгылар рәтендә дип билгеләп үтте. Мәгариф оешмалары арасында өченче ел рәттән ул тотрыклы урын алып тора. Бу исемлектә Бәтке, Мусабай-Завод, Теләнче Тамак, Сәмәкәй, Яңа Бүләк мәктәпләре дә бар. Рейтингта түбән күрсәткечләр исә Калмаш, Комсомолец, Новотроицкое, Круглое Поле, Борды, Иштирәк, Калмия мәктәпләренә туры килә.
Ни кызганыч, быел бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре районның педагоглар коллективын нык борчуга салды. Бу мәсьәләгә август киңәшмәсендә дә аерым тукталдылар. Рейтинг күрсәткечләре буенча рус теленнән район республикада 28нче (2016да - 8нче), математикадан - 31 (2016да - 8), сайлап алган фәннәрдән 25нче (2016 елда - 5) урында. Барлык предметлар буенча 80нән югары балл җыючылар да быел 18 генә булган (2016да - 42 бала). 4 кеше минималь баскычны үтә алмаган. «Имтихан нәтиҗәләренең канәгатьләнерлек булмавының төп сәбәбе, минемчә, укучыларның киләчәк профессияләрен төгәл күз алдына китермәүләре, фәнне соңга калып сайлаулары һәм шуның белән әзерләнергә вакыт аз калуы», - дип белдерде Исаев. Киләчәктә моны игътибардан читтә калдырырга ярамый, диде ул.
Милли мәгарифкә кире кайтып, рус мәктәпләрендә татар телен укыту сыйфатының республика рейтингында түбән булуы борчый. Бүген райондагы 23 мәктәпнең 16сы татар телендә, 8е рус-татар телендә белем бирә. Рус мәктәпләре азрак булса да, аларда укучылар саны күбрәк. 3299 баланың 2146сы русча белем алучылар. Ана телендә уку өчен шартлар тудырылса да, сер түгел, имтиханнарга әзерләнүне сәбәп итеп, укучылар рус телендә белем алуга күбрәк игътибарны юнәлтәләр. Яңа уку елында рус бакчаларында татар төркемнәре һәм өч рус мәктәбендә беренчедән үк татар сыйныфлары эшли башлавы икетеллекне үстерүдә шактый саллы адым булыр дип көтелә.
Бу мәсьәләгә район башлыгы Васил Хаҗиев та үз фикерен белдерде. Ул татар телен дә, рус телен дә камил дәрәҗәдә белергә чакырды. Шулай ук инглиз телен өйрәнү - бүгенге заман таләбе, диде. Кем туган телендә яхшы сөйләшә, ул русчаны да, инглизчәне дә, башка телләрне дә камил беләчәк, дип ассызыклады район башлыгы.
Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы корылтае делегаты, конгрессның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Инзилә Әхмәтгәрәева үзенең чыгышында милли мәгарифнең, татар телендә укытуның кимчелекле түгел, өстәнлекле булуын ассызыклады.
Васил Хаҗиев мәгариф хезмәткәрләрен Белем көне якынлашу белән котлады, мөгаллимнәргә эшләрендә уңышлар теләде.
Киңәшмәнең пленар өлешеннән соң узган уку елында аерата уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә һәм тармак ветераннарына мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев