29 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Помидорларыгыз һаман бетмәдеме? Алар әрәм булмасын дисәгез, болай эшләргә кирәк
Бакчадан җыеп алынган помидорларның соңгылары хәзер инде өйдә - тартмаларда кызарып пешә. Әрәм булмасыннар дисәгез, аларны җиңел генә кышка әзерләү ысулларын тәкъдим итәбез.
-
Беренче сыйныф укучылары мавыктыргыч уенда катнашты
Кнәз авылының мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова һәм «Татарстан» совхозы поселогының китапханәчесе Эльмира Закирова Кнәз мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен «Юл билгеләре, сез бер дә авыр түгел!» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Балалар светофор төсләре буенча кызыл, сары, яшел командаларга бүленделәр. Баштан сабыйларга презентация тәкъдим ителде, соңыннан викторина уйнатылды. Командалар...
-
Рәхәтләнеп күңел ачтылар
Күптән түгел сабыйларыбызны халкыбызның милли бизәкләре белән таныштыру максатыннан, «Гөлчәчәк» балалар бакчасы нәниләре Иске Абдул авылының мәдәният йортында кунакта булды. Алар өчен «Әбием сандыгы» дип исемләнгән чара оештырылды. Балалар бергәләшеп табышмакларга җаваплар эзләделәр, милли татар киемнәре киеп, халкыбыз җырларын башкардылар, биеп-җырлап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Моннан тыш «Миңлебай-Гөлбану» җырлы-биюле уенын да...
-
Район газетасына язылып калырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 1 сентябрьдән 2017 елның беренче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу башланды. Район басмасына язылу бәясе 600 сум тәшкил итә, оешмаларга - 690 сум. Газетаның төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылырга да мөмкин. Ул абунәчеләр өчен 498 сум булачак. «Якты юл»га язылу индексы -...
-
Якташыбыз Илмир Ямалов Бөтенроссия «Түгәрәк уен» фестивалендә катнашты (фото)
Күптән түгел Кырым Республикасында Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале узды. Әлеге зур чара инде 9нчы тапкыр үткәрелә. Анда 19 төбәктән - Әстерхан, Самара, Свердлау, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Волгоград, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән; Пермь крае, шулай ук Башкортостаннан, Мордовиядән, Марий Элдан, Удмуртиядән, Чуашстаннан, Татарстан һәм Кырымның үзеннән...