28 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Терлекләр сәламәтлеге – кешелек сәламәтлеге
16 сентябрьдән 27сенә кадәр республикада котыру чиренә каршы ункөнлек барды. Аның кысаларында район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре эре хуҗалыкларда, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда хайваннар арасында төрле авыруларга каршы дәвалау-профилактика чаралары үткәрделәр – терлекләрдән кан алдылар, вакцинация ясадылар. Шәхси ихаталарда асрала торган хайваннар да читтә калмады. Районның баш эпизоотологы Әлфирә Харисова белән берлектә без дә, урыннарга чыгып, әлеге эш барышы белән танышып кайттык.
-
Тукайлылар – «ЛУКОЙЛ» бәйгесе җиңүчеләре
Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында «ЛУКОЙЛ» җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектларының унынчы юбилей бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Республикада аларны «РИТЭК» АҖ тәкъдим итә. Бәйгегә Татарстан буенча барлыгы 766 проект тәкъдим ителгән. Грантны 153 җиңүче алачак, грант фонды 25 млн сум тәшкил итә. Татарстан Республикасында конкурс 10 ел рәттән уздырыла. Бу вакыт эчендә 6,8 мең гариза каралган, 1406 проект гамәлгә ашырылган.
-
Баш дәүләт ветеринария инспекторы халыкны кабул итә
1 октябрь көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов ветеринария өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.
-
«Якты юл»га ташлама белән языл
2020 елның беренче яртысы өчен «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу бара.
-
Көзге ярминкәләр дәвам итә
Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре дәвам итә. Ул өч мәйданда эшли – «Төзүчеләр» стадионы (Габдулла Тукай Яр буе урамы), «Южный» агросәнәгать паркында һәм Чулман проспектындагы ипподром территориясендә. Көзге ярминкәләр 28 декабрьгә кадәр һәр шимбә һәм якшәмбе оештырыла.