Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзге ярминкәләр дәвам итә

Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре дәвам итә. Ул өч мәйданда эшли – «Төзүчеләр» стадионы (Габдулла Тукай Яр буе урамы), «Южный» агросәнәгать паркында һәм Чулман проспектындагы ипподром территориясендә. Көзге ярминкәләр 28 декабрьгә кадәр һәр шимбә һәм якшәмбе оештырыла.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган шимбәдә ярминкәдә үз продукцияләрен агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооперативлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнар тәкъдим итте. Барлыгы 34 машина килде. 1 млн 965 мең сумга ит, сөт, сыр, май, яшелчәләр, бал, төрле ярмалар һәм башка төрле фермер продукциясе сатылды. Шимбә, 28 сентябрь көнне, сату рәтләре буенча район башлыгы Фаил Камаев йөреп чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев