«Якты юл»га ташлама белән языл
2020 елның беренче яртысы өчен «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу бара.
Район басмасына почта бүлекләрендә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша, редакциягә килеп язылырга була. 3 октябрьдән 13енә кадәр газетабызга очсызрак бәядән язылырга мөмкин булачак. Бу чорда басмабызның җомга санына гына аерым язылу 636 сум урынына 559,08 сум, чәршәмбе-җомга саннарына язылу 711 сум урынына 620,1 сум булачак. Редакциягә килеп алган очракта ярты ел өчен 450 сум түләргә туры киләчәк.
Район һәм ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булыйм, район кешеләре турында укыйм, файдалы киңәшләр алыйм һәм башка кызыклы мәгълүматлар белән танышыйм дисәгез, «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев