28 июль 2022 яңалыклары
-
Ташкабактан коймаклар
Бакчачылар ташкабакны аеруча яратып үстерә. 20 сантиметрга кадәр үскән ташкабакны өзеп ашарга була, артык үсеп китсә, тәме үзгәрә һәм кабыгы катып китә. Бу яшелчәнең файдасы күп, аннан бик тәмле ризыклар да әзерләргә була. Әйдәгез, бүген ташкабактан бик тәмле коймак әзерлик. Яшь ташкабакның эчендәге тешләрен алып, эре тешле кыргычтан чыгарабыз. Аңа 2-3 тырнак вакланган сарымсак, 2 йомырка, вак итеп туралган петрушка һәм 2-3 кашык он кушып, яхшылап туглыйбыз.
-
Юллар хаталарны кичерми
Яр Чаллы - Водозабор - Илбухтино автомобиль юлының беренче километрында Renault captur автомобиле йөртүчесе, 1991 елгы, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ир-ат Боерган авылы ягыннан Яр Чаллы юнәлешенә таба барганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза. Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш руль артына утырган. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган, юл читеннән кюветка төшеп капланган.
-
Якташыбыз бүләкләнде
22 һәм 23 июльдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Ага-Базар»II Халыкара этнокультура фестивале узды. Фестиваль 22 июльдә 14.00 сәгатьтә үзәк сәхнәдә ачылды. Анда уникаль кул эшләре товарлары белән сәүдә рәтләре, тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать буенча иҗади шөгыльләре булган һөнәрчелек остаханәләре тәкъдим ителде. Ә төп сәхнәдә «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестивале башланып китте.
-
Шрафлар артачак
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр милекчеләренә, бигрәк тә җирләрдә үләннәр үсеп аларны коруга юл куйган затларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар, дип танып штрафларны арттыру турында хәбәр итә.
-
“Игелек кыл!” акциясе дәвам итә
Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы ярдәмгә мохтаҗ авыру кешеләргә һәрвакыт ярдәм кулын суза. “Игелек кыл!” акциясе кысаларында даруларга яки медицина кирәк яраклары өчен инвалидлардан кергән гаризалар нигезендә ярдәм күрсәтелә. Соңгы вакытларда 16 яшьлек үсмергә 100 мең сумлык ишетү аппараты сатып алып бирелгән, шулай ук бер инвалидка коляска алырга ярдәм күрсәткәннәр.
-
Августа безне нинди үзгәрешләр көтә?
Эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерның акчасы арта, спорт белән шөгыльләнүчегә салым акчасы кире кайтарыла. 1 августтан гамәлгә керәчәк үзгәрешләрнең иң мөһимнәрен барладык.
-
Диңгез кыю егетләргә буйсына
Бу атнада Россиядә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Хәрби диңгезчеләрнең һәркайсы өчен бу кадерле һөнәри бәйрәм. Төрле елларда диңгез флотында хезмәт иткән һәм әлеге вакытта хәрби хезмәттә булган ир-егетләр безнең районда да шактый.