Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз бүләкләнде

22 һәм 23 июльдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Ага-Базар»II Халыкара этнокультура фестивале узды. Фестиваль 22 июльдә 14.00 сәгатьтә үзәк сәхнәдә ачылды. Анда уникаль кул эшләре товарлары белән сәүдә рәтләре, тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать буенча иҗади шөгыльләре булган һөнәрчелек остаханәләре тәкъдим ителде. Ә төп сәхнәдә «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестивале башланып китте.

РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән мәдәни мирас елында Идел буе халыкларының көнкүрешенә, милли киеменә һәм аш-суына басым ясалды.
«Ага-Базар» II Халыкара этнокультура фестивале кысаларында хореография сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең балетмейстеры – куелыш остасы  Венера Мансур кызы Кашапова бүләкләнде. Якташыбызны чын күңелдән тәбрик итәбез!

Фото район мәдәният бүлегеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев