Диңгез кыю егетләргә буйсына
Бу атнада Россиядә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Хәрби диңгезчеләрнең һәркайсы өчен бу кадерле һөнәри бәйрәм. Төрле елларда диңгез флотында хезмәт иткән һәм әлеге вакытта хәрби хезмәттә булган ир-егетләр безнең районда да шактый.
Күзкәй авылы егете Ленар Муллануров июль ае башында армия хезмәтенә алынды һәм әлеге вакытта Севастополь шәһәрендә хезмәт итә. Билгеле бер сәбәпләргә бәйле Ленарның үзе белән шәхсән аралашып булмаса да, аның әнисе Лилия ханым улы турында, аның хезмәте турында үзе сөйләп үтте:
– Ленар армия хезмәтеннән бервакытта да курыкмады, үзе теләп барды. Диңгез флотына эләгәсен белеп алгач, аеруча сөенгән иде. Диңгезне күреп, аны бик ошатты, ашатулары да, хезмәттәшләренең һәм командованиесенең мөнәсәбәте бик яхшы дип телефоннан сөйләп, кәнагәтъ калды. Улыбыз армиягә 7 июлдә киткән иде һәм менә тиздән, 14 августта присягалары булырга тиеш, шунннан соң Ленар диңгезгә, хәрби корабта хезмәт итәргә җибәреләчәк, – диде Лилия Мулланурова.
Лилия ханым иптәше Илфат абый белән улларының яхшы барып урнашуы, хәрби хезмәт урынын ошатуына шат, әлбәттә. Ләкин, һәр ата-ана кебек үк, алар уллары өчен борчылып, Аллаһыдан Ленарның хәрби хезмәттән исән-имин кайтуын теләп кенә торалар.
Ленар Муллануров белән бер авылда торучы Руслан Шәйдуллин да диңгезче. Ул хәрби флотта 1992-1994 елларда, Мурманск өлкәсендәге Кольский ярымутравында хезмәт иткән.
– Мин Ленарны бик яхшы беләм һәм беренче чиратта үземнән аңа кайнар сәламнәремне җиткерәсем килә. Ленар ул булган егет, аңа йөзебезгә кызыллык китермичә, хәрби бурычын яхшы гына үтәргә, исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Менә шушы сөйләшү белән үземнең диңгез флотында хезмәт иткән вакытларым да искә төшә, яңадан шунда хезмәт иткәндәй булам, – дип сөйләде армиядән икенче статья старшина дәрәҗәсе белән кайткан Руслан Шәйдуллин.
Аның белән бу сөйләшү Хәрби диңгез флоты көнне алдыннан Яңа Байлар авылында узган иде. Бер кулына күчтәнәч, икенчесенә диңгезчеләр әләмен тоткан, телняшкадан һәм башына безкозыркасын элгән Руслан Шәйдуллин бу көнне Октябрьская урамында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 95 яшьлек Мәхмүтҗан Сабировны күрергә килгән. Чөнки Мәхмүтҗан Сабир улы да сугыш вакытында, 1940-1950нче елларда Кара диңгез флотында, Феодосиядә хезмәт иткән.
– Кара диңгезне беренче күргәч тә бик ошаттым. Авылдан килгән япь-яшь егет өчен ул бер дә күрелмәгән гүзәллек иде. Сугыш баруга карамастан, ул вакытта да авырлык аралаш матурлыкны күрә белдек. Безне яшь булганга, жәлләп, сакларга тырышалар иде, канкойгыч бәрелешләргә, сугышларга кертмәделәр. Шулай да яралыларны госпитальгә илтү, үлеләрне урнаштыру кебек һәм башка кушкан эшләрне шактый башкарырга туры килде безгә. Сугыштан соң елларда да, минем кебек диңгезчеләр хәрәбәгә калган шәһәрләрне төзекләндерергә, тыныч тормыш көйләргә ярдәм иттеләр,– дип искә алды Мәхмүтҗан Сабиров.
Ветеранның кызы Әнисә апа сөйләвенчә, хәрби хезмәттән кайткач, Мәхмүтҗан абый Ык елгасын җиңел генә буеннан-буена йөзеп чыгуы белән авылдашларын гел шаккаттырган, диңгез буеннан ул сулыкларга булган мәхәббәтен алып кайтып, шушы көннәргә кадәр саклаган.
– Дөньяларыбыз тыныч, сугышлар булмасын иде. Хәрби хезмәттә, аеруча үзебез кебек Диңгез флотында хезмәт итүче егетләргә кыю булырга, авырлыклардан курыкмыйча хәрби бурычларын үтәргә һәм туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез, – диделәр бераваздан төрле буын диңгезчеләре Мәхмүтҗан абый белән Руслан Шәйдуллин.
Чыннан да, уйлый калсаң, Диңгез флоты, армиянең башка хәрби тармаклары кебек үк буыннарны, төрле яшьтәге ир-атларны берләштерә, тәҗрибә, истәлекләр белән аларны үзара өзелмәс дуслык җепләре белән бәйли. Бүгенге язмабыз геройлары да моның тере дәлиле. Аларның һәркайсына Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан сәламәтлек, күңел көрлеге, тормышларының телняшкадагы ак сызыклар сыман якты булуын теләп калабыз.
Алсу Тимерханова
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев