Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар хаталарны кичерми

Яр Чаллы - Водозабор - Илбухтино автомобиль юлының беренче километрында Renault captur автомобиле йөртүчесе, 1991 елгы, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ир-ат Боерган авылы ягыннан Яр Чаллы юнәлешенә таба барганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза. Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш руль артына утырган. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган, юл читеннән кюветка төшеп капланган.

Нәтиҗәдә аның  ябык баш мие яралана,  умыртка сөяген сына, эчендә тупас җәрәхәт һәм  күкрәк читлегендә күп саны яралар ала. Зыян күрүчене  Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озаталар.
24 июль көнне Олы Шилнә авылында ике автомобиль катнашында юл хәрәкәте вакыйгасы булды. ВАЗ 111730 автомобиле белән идарә итүче куркынычсыз дистанцияне сайламыйча, алда баручы автомобильне бәрдерә. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, 1977 елда туган гражданин исерек килеш транспорт белән идарә итүдән шундый хәл килеп чыкты. Аңа Яр Чаллы шәһәре медицина учреждениесендә айнык булмавын раслау өчен медицина тикшерүен узарга тәкъдим ителә, ул тикшерү узудан баш тарта.
Гражданинга РФ КоАП 12.26 матдәсенең 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев