28 февраль 2020 яңалыклары
-
Әти-әниләр БДИ тапшырды
Бу көннәрдә бөтен ил буйлап «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» уздырыла. 26 февральдә райондашларыбыз әлеге бөтенроссия акциясенә кушылды: 30 кеше бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Алар тарих фәненнән үз белемнәрен сынады.
-
Татарстанда педагоглар һәм балалар мөнәсәбәтләренең кискенләшү очраклары ешайган
Гомумроссия педагоглар профсоюзы укытучыларны кимсеткән өчен ата-аналарны штрафка тартырга тәкъдим итте.
-
Йөрәк кушуы буенча
«Без очрашуларны һәм чараларны йөрәк кушуы буенча үткәрәбез. Безне Әфганстан хәтере, мәңгелеккә шунда ятып калганнарның истәлеге берләштерә, – ди Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов. – Тукай районының 300дән артык егете әфган сугышын узды, аларның җидесе һәлак булды. 1989 елдан хәзерге көнгәчә 42 ветеран вафат булды».
-
Игенчедә мәчет ачылды
Игенче авылында яшәүчеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашты – 23 февраль көнне мәчет ачылды.
-
Фәйзелхак Ислаев: Татар телендә укыту булмагач, руслашу процессы көчәя
Тарихчы үзе туган Пермь төбәген мисал итеп китерде.Татар телендә белем бирә торган мәктәпләрнең булмавы нәтиҗәсендә руслашу процессы көчәя.
-
Сәхнәдә – өлкәннәр
Узган шимбәдә районның үзешчән ветераннары Борды авылы мәдәният йортына «Балкыш» сәнгать фестиваленең гала-концертына җыелды. Тамашачы игътибарына барлык авыл җирлекләреннән 33 концерт номеры тәкъдим ителде. Өлкәннәр коллективлар белән дә, аерым солистлар буларак та сәхнәгә чыкты.
-
Укытучыга мөнәсәбәтне штраф белән генә үзгәртеп булырмы?
Киләчәктә укытучыларны мыскыл иткән балаларның әти-әниләренә 5 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килмәгәе.
-
Юл иминлеген... ялган машиналар кисәтә
Ике ел эчендә ЮХИДИ өлкәсендә 200гә якын хезмәткәр кимегән. Кадрларны кыскарту 2011 елда ук «милиция» «полиция»гә әйләнгән заманда башланды. Хезмәткәрләрнең 22 проценты эш урыннарын алыштырырга мәҗбүр булды.