Сәхнәдә – өлкәннәр
Узган шимбәдә районның үзешчән ветераннары Борды авылы мәдәният йортына «Балкыш» сәнгать фестиваленең гала-концертына җыелды. Тамашачы игътибарына барлык авыл җирлекләреннән 33 концерт номеры тәкъдим ителде. Өлкәннәр коллективлар белән дә, аерым солистлар буларак та сәхнәгә чыкты.
Гала-концерт башланганчы ук мәдәният йорты өлкәннәрнең репетиция ясавыннан гөрләп тора иде инде. Кемдер нык дулкынлана, кемдер үзен бик тыныч тота, сәхнәдә шактый осталык чарлаганнары күренеп тора. Таулык авылыннан Азатнур Ишморатов хор составында «Солдатта булган диләр» дигән җыр башкарачак. Ул инде озак еллар сәхнәдә, җырлый, гармунда уйный. Боерганнан Сәетнур Мөхәммәтшин шулай ук хор составында бәет сөйләячәк. Иске Дөрештән фольклор ансамбль ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Яшә, республикам!» җырын башкарачак. Комсомолец поселогыннан килгән «Родники» фольклор төркеме дә үз җырын республика үсешенә багышлаячак. Әйтергә кирәк, быелгы фестивальдә һәр чыгыш нәкъ менә ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын үз эченә алган иде.
Гомумән, гала-концерт буеннан-буена шушы истәлекле даталар белән үрелеп барды. Чара башында район башлыгы Фаил Камаев Борды авыл җирлегендә яшәүче сугыш чоры балаларына юбилей медальләрен тапшырды. Мондый бүләкләрне тарату алга таба башка авыл җирлекләрендә дә дәвам итәчәк, дип белдерде ул. Бу җирлектә юбилей медальләренә Александр Иманов, Александр Камышов, Александра Маслова, Зинаида Маслова, Анастасия Чернова, Җәүдәт Нуретдинов, Маһия Нуретдинова, Мария Левашова һәм Нина Касакина лаек булды. Район башлыгы хезмәтләре, республика үсеше өчен керткән саллы өлешләре өчен аларга рәхмәтен белдерде. Бу залда утырган, «Балкыш» фестивалендә катнашкан барлык өлкәннәргә ул сәламәтлек теләде, гел шулай актив булырга чакырды. Безнең буын сез башлаган хезмәт юлыннан бара, киләчәктә дә киңәшләрегездән ташламыйча, безгә шулай ярдәм итеп яшәгез, диде.
Концерт номерлары бер-берсе белән үрелеп барды. Районда һөнәри һәм иҗади осталыкка ия булган өлкәннәребез бик күп. Әлеге фестиваль аларны чираттагы мәртәбә берләштерде. Шунысы да мөһим, ул районда яшәүче төрле милләт вәкилләрен дә бергә туплады, аралашырга тагын бер мөмкинлек тудырды. Арада төрле чыгышлар бар иде. Барысы да чын күңел биреп башкарылды. Ләкин әле шомартасы урыннар да шактый. Миңа калса, узган елларда мондый фестивальләр җанлырак та үтә иде кебек. Жюри әгъзалары фикеренчә, сәхнәдән гармун-баян моңнары күбрәк яңгыраса яхшы булыр иде, шулай ук шигырьләр дә җитмәде. Кайбер чыгышлар, эчтәлеге бик бай булса да, озаккарак сузылды. Коллектив белән җырлаганда тавышны бүлү, сәхнәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре өстендә эшлисе бар. Сәхнә киемнәре шулай ук камилләштерүне сорый.
Фестивальдә катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырылды. Нәтиҗәләргә карап, иң яхшы өч урынга бүләкләр дә бирелде. Үзе баянда уйнап, «Ялгыз калмагыз» җырын башкарган сәхнә остасы Рафис Хәсәнов (Күзкәй авылы) беренче урынга лаек булды. Икенче урын «Рязанские мадонны» җыры белән сәхнәгә чыккан Валентина Боровиковага (Круглое Поле поселогы) бирелде. Өченче урынга татар халык көйләренә тезмә башкарган Илдус Абдуллин (Биклән) лаек булды. Көйләр чыгару өчен ул гадәти чәй чашкаларын да, утын кисә торган аркылы пычкы да кулланды. Бик үзенчәлекле иҗат җимеше туды.
Фестивальдә чыгыш ясаган София Габдуллина-Морозова үзенең тәэсирләрен редакциягә шалтыратып та уртаклашты. Россия, республикакүләм фестивальләр лауреаты бу юлы Җиңүнең 75 еллыгына багышлап махсус шигырь язган. Сәхнәдән ул шуны сөйләде. «Талантыбызны халыкка чыгарганнары өчен оештыручыларга барлык катнашучылар исеменнән рәхмәт әйтәсем килә», – диде ул.
Ә «Балкыш» әле моның белән генә тәмамланмый. Бүген жюри һәр катнашучының иҗатына бәя биреп, арадан иң яхшы 8 башкаручыны билгели. Шулай итеп, иң талантлылар 2 апрельдә Казанда республика күләмендә үтәчәк фестивальдә катнашачак.
Рөстәм Зәкиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев