Игенчедә мәчет ачылды
Игенче авылында яшәүчеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашты – 23 февраль көнне мәчет ачылды.
Шушы җирлектә яшәүче халык мәчет төзелешенә ярдәм иткән кешеләргә, район хакимиятенә, «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысовка рәхмәтле. Хәзер Игенче авылы мәчетендә биш вакыт азан яңгырый һәм мөселманнар намаздан соң игелек кылганнарга изге догаларын кыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев