Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда педагоглар һәм балалар мөнәсәбәтләренең кискенләшү очраклары ешайган

Гомумроссия педагоглар профсоюзы укытучыларны кимсеткән өчен ата-аналарны штрафка тартырга тәкъдим итте.

Соңгы вакытта Татарстан мәктәпләрендә укытучылар һәм укучылар арасында конфликтлар ешайды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

«Татарстан мәгариф оешмаларында соңгы вакытта педагоглар һәм балалар арасындагы киеренкелек очраклары ешрак барлыкка килә, алар җәмәгатьчелеккә мәгълүм була һәм мәгарифкә иҗтимагый кыйммәтләр системасы буларак төзәтеп булмаслык зыян китерә. Шул ук вакытта педагоглардан шикаятьләр күп дип әйтеп булмый», диелә хәбәрдә.

Искәртеп узабыз, укытучыларны мыскыл итү өчен штрафлар турындагы инициатива белән Гомумроссия педагоглар профсоюзы чыгыш ясады. Баланы тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәгән өчен ата-аналар 500 сумнан 3 мең сумга кадәр түләргә тиеш, ә укытучыга һөҗүм иткән очракта штраф 5 мең сумга кадәр артачак, дип язды «Известия».

Министрлыкта белем бирү учреждениеләрендә конфликтлар барлыкка килү факторларының берсе ата-аналар алдында укытучының абруе түбән булуын да әйттеләр.

«Еш кына укытучылар, мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары арасында конфликтлы хәлләрнең килеп чыгуының сәбәбе, бер яктан, укытучыларның ата-аналар алдында абруе түбән булу, ул укытучы һөнәренең җәмгыятьтә җитәрлек статусы булмауга бәйле. Бу ата-аналарның, димәк, аларның балаларының педагогларга карата кимсетүле мөнәсәбәтендә чагыла», диделәр матбугат хезмәтендә.

Уку йортларында конфликтлы вәзгыять укытучыларның психология мәсьәләләрендә компетентлыгы җитәрлек булмау сәбәпле туарга мөмкин, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

«Кызганычка, җәмгыятьтә балаларны социальләштерү һәм тәрбияләү өчен төп җаваплылык мәктәп яки ата-аналар өстендә булуы турында төгәл күзаллау юк. Бу җаваплылыкның бер-берсенә үзара күчеше конфликтлы хәлләргә һәм бер-берсенә каршы торуга китерә», диделәр министрлыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев