27 декабрь 2017 яңалыклары
-
Яңа паркта беренче кунак Чыршы булды
Новотроицкое авылында район бәйрәме - Чыршы ачу тантанасы узды - Без әле бу урында сазлык булган чакларны хәтерлибез, үрдәкләр, казлар монда йөзеп йөри иде, - дип сөйләделәр озак еллар «Татарстан» совхозында эшләп, хәзер лаеклы ялда булган Людмила Степановна Борисова һәм Мария Павловна Спирина. Аларның сүзләренә Надежда Яковлевна Лосева да кушыла....
-
Җиде ел эчендә Татарстанда 2 мең км тирәсе автомобиль юллары төзелгән
Шул ук вакыт эчендә Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм 76 күпер төзекләндерелгән. 2010-2017 елларда Татарстан Республикасында 2 мең километрга якын автомобиль юллары һәм 33 күпер төзелгән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Моннан тыш, шул ук вакытта Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм...
-
Зоотехнология ысулларын куллану – хуҗалык үсешенә ярдәм итә
Киләсе 2018 ел ТРның терлекчелек тармагында «Югары продукт бирүче таналар үстерү елы» дип игълан ителгән. Әлеге чара кысаларында «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында терлекчелек буенча «Югары продукт бирүче таналар үстерү» дип аталган зур семинар-киңәшмә узды. Чарада «Элита» нәсел хуҗалыгы акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәннүр Зарипов, ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе дәвалау-профилактика...
-
Тукайлылар каз ярминкәсендә сату итте
Яңа ел алдыннан, гадәттәгечә, каз ярминкәләре башланып китте. 16 декабрьдән Яр Чаллы шәһәренең Төзүчеләр стадионы мәйданында һәм Шамил Усманов урамының Пушкин урамыннан алып Вахитов проспектына кадәрге өлешендә сату урыннары оештырылды. Якын-тирә Сарман, Мөслим, Алабуга, Актаныш, Менделеевск, әлбәттә инде, Тукай районнарыннан, Чаллы шәһәреннән фермерлар, шәхси хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр сату эшенә чыкты.
-
Ел номинантларын бүләкләделәр
2017 елда төрле өлкәләрдә район үсеше өчен үзләреннән зур өлеш керткән тукайлыларны мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм премияләр белән бүләкләделәр. «Ел номинанты - 2017» дип исемләнгән тантана дүшәмбе көнне Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда үтте. Номинантлар барлыгы 22 кеше иде. Алар арасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре - савымчылар, терлек караучылар, кош...
-
Инзилә Әхмәтгәрәевага рәхмәт белдерелде
Район үсешенә керткән күпьеллык хезмәте өчен «Якты юл» («Светлый путь») газетасының элеккеге баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәевага хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фаил Камаев Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Үз чиратында, Инзилә Маннур кызы бергә эшләгән еллар өчен һәм газетаны яздырудагы ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә,...
-
27 декабрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 27 декабрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы була. Иртәнге кар төшкә таба туктарга тиеш. Кичкә таба исә карлы яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы көндез 9 градус салкынлык, төнлә +1 градус. Җил секундына 6 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә плюс тамгалы һава торышы көтелә.