Зоотехнология ысулларын куллану – хуҗалык үсешенә ярдәм итә
Киләсе 2018 ел ТРның терлекчелек тармагында «Югары продукт бирүче таналар үстерү елы» дип игълан ителгән. Әлеге чара кысаларында «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында терлекчелек буенча «Югары продукт бирүче таналар үстерү» дип аталган зур семинар-киңәшмә узды. Чарада «Элита» нәсел хуҗалыгы акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәннүр Зарипов, ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе дәвалау-профилактика...
Семинар барышында төп игътибар бозауларга, яшь таналарга, савым сыерларга югары сыйфатлы азык әзерләүгә һәм асрау шартларын тәэмин итүгә бирелде. Фәннүр Зарипов 2017 елның 11 аенда сөт җитештерү тармагындагы нәтиҗәләр турында сөйләде. Солтан Латыйпов югары продукт бирүче таналар үстерү технологиясе белән таныштырды. Хәйдәр Сабитов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагының 11 айлык хезмәт нәтиҗәләре турында сүз алып барды. «Авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда барлыгы 116,5 мең т ит, 24,1 мең т сөт җитештерелде. Бер сыер башына 4624 кг сөт туры килә. 1 декабрьгә бер башка 35,4 ц азык берәмлеге туры килә, шул исәптән концентратлар 8,7 ц тәшкил итә», - диде Хәйдәр Габдулла улы.
Семинарда катнашкан белгечләр әйтүенчә, таналарны 14 айда 385 кг авырлыкка җиткәч кенә каплатсаң уңай була. Сәламәт бозау алу өчен таналарны, сыерларны асрау шартларын яхшыртырга кирәк. Бозаулату өчен үстерелгән таналарның азыгы үгезләрнең рационыннан аерылырга тиеш. Таналарның, беренче чиратта, сөякләрен ныгыту һәм сөт бизен формалаштыруны күздә тотарга кирәк. Угыз сөте 42 градус булырга тиеш. Сөтнең температурасын термометр кулланып билгеләргә кирәклеген ассызыкладылар белгечләр. Ветеринария табиблары да эшчәнлекләрен дәвалауга гына түгел, күбрәк профилактика эшен алып баруга юнәлтергә тиеш, диелде семинарда.
Семинар-киңәшмәнең практик өлеше «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгының терлекчелек фермаларында үтте. Семинарда катнашучылар терлекләрнең асрау шартлары белән таныштылар, сөт блогында, бозаулату цехында, бозаулар, таналар асрау биналарында булдылар. Белгечләр хуҗалыктагы терлекчелек тармагын үрнәк алырлык дәрәҗәдә икәнлеген билгелеп үттеләр, һәм баш ветеринария табибы Илдус Якуповның эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Киләчәктә мондый семинарлар ай саен уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев