Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тукайлылар каз ярминкәсендә сату итте

Яңа ел алдыннан, гадәттәгечә, каз ярминкәләре башланып китте. 16 декабрьдән Яр Чаллы шәһәренең Төзүчеләр стадионы мәйданында һәм Шамил Усманов урамының Пушкин урамыннан алып Вахитов проспектына кадәрге өлешендә сату урыннары оештырылды. Якын-тирә Сарман, Мөслим, Алабуга, Актаныш, Менделеевск, әлбәттә инде, Тукай районнарыннан, Чаллы шәһәреннән фермерлар, шәхси хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр сату эшенә чыкты.

Иштирәктән Нурисә белән Камил Мәүләвиевлар ярминкәгә иртәнге алтыга ук килеп җиткәннәр. Эш сөйгән халык йокы туйдырып ятарга күнекмәгән. Алар Усманов урамында сату итте.

- Без инде 10 еллап казлар, үрдәкләр үстерү белән шөгыльләнәбез, - ди Камил Наилевич. - Язын 550 баш алган идек, үсә барган саен кемгә кирәк - сатып тордык. Шулай ук бройлер тавыклар да булды.

Алар ярминкәгә узган атнада да чыккан булганнар.

- Халык теләп ала. Кемдер Яңа ел табынына дип сораса, кемгәдер тозлап, каклап кую өчен кирәк. Эч-башларын да алып чыктык. Аларын аерым сатабыз, - ди Нурисә Мәүләвиева.

Үрдәкләрнең килосын 380 сумнан, казларны 400 сумнан тәкъдим итәләр. Эч-башлар җыелган тупланма исә - 100 сум. Мәүләвиевлар хуҗалыгында тагын 5 баш үгез дә бар. Алар үзләренең печәнлек җирләрендә тракторлары белән печән үстерәләр, җыялар, шулай ук кирәк кешегә саталар да.

- Авыл җирендә эшләр өчен шартлар бар бит, - ди Камил абый авыл җиреннән качучыларның «авылда эш юк» дигән фикерен кире кагып. - Ходай биргән үләне бар, Ходай биргән сәламәтлеге бар. Шуңа күрә эштән куркып торган юк, алабыз да эшлибез!

Биклән авылыннан Гөлүзә Салаватова исә ярминкәгә үзе үстергән куяннарны алып чыккан.

- Быел 500 баш куян үстердек. Алар бит тиз үсә, кайсыберләре инде алты айдан ук өлгереп җитә. Хәзерге вакытта 100 баш куян сугымга әзер. 50 куянны сату өчен әзерләп куйдык. Куяннарны белгән кеше өйдән алдан заказ биреп тә алалар, ярминкәләрне дә калдырмаска тырышабыз, - ди Гөлүзә Маратовна.

Куянның килосын ул 450 сумга сата. Бер куян якынча 5 килога җитә. Карап торышка җиңел генә кебек күренсә дә, куян үстерүдә бик күп нечкәлекләр, үзенең авырлыклары бар, дип сөйли Гөлүзә апа: «Авылда 12 ел торам инде, җәй буе урманда печән чабабыз, ул гына җитми, әле сатып та алабыз. Тагын арпа, кишер, ипи белән дә ашатабыз куяннарыбызны. Үстерешергә балаларым - ике малаем бик нык булыша».

Ярминкәгә ит алып чыкканда һәрвакыт мәҗбүри рәвештә ветеринар тикшерүе узу кирәк.

- Адәм баласы бит ышанып, бу чиста, зарарсыз ит, дип ала. Шуңа күрә барлык тикшерүләрне дә узабыз. Иң әүвәл үзебезнең авылдан - Бикләннән, аннан Түбән Суыксудан белешмә алабыз. Чаллыга килгәч, лабораториядә мөһер суктырабыз. Куяннарның аяклары, эчке органнары сакланган булырга тиеш, - дип аңлатты Гөлүзә Салаватова.

Ярминкә көнне исә Яр Чаллы шәһәре ветеринария берләшмәсе табибы Рәмис Мостафин сату итүчеләрнең барлык тиешле белешмәләре алынганмы, санитар таләпләр үтәлгәнме икәнен тикшереп йөрде. Куяннар печән белән тукланганга күрә, аларда кыр тычканнарыннан йога торган тычкан чире куркынычы бар. Шуңа күрә геморрагик бизгәккә каршы прививкалар да ясалган булуы шарт.

Кнәз авылыннан Ришат Заһретдиновның исә быел ярминкәгә беренче генә чыгуы: «Узган елларны Сарман трактында оештырылган ярминкәгә еш чыга идем. Быел менә беренче тапкыр чыктым. 100 баш каз үстердек. Аларны кызым карый, суйгач, ул чистарта. Мин азык табып торучы, сатучы», - ди каз үстерү белән инде 10 ел шөгыльләнүче Ришат абый.

Авыл халкы - фермермы ул, шәхси хуҗалыкмы, җәй буе карап үстергән малыннан, кош-кортыннан табыш алырга ашыга. Яңа ел алды ярминкәсе тагын шимбә көнне дә 8.00-15.00 сәгатьләрдә Төзүчеләр стадионы мәйданында узачак.

Фоторепортажны БИРЕДӘ карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев