Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа паркта беренче кунак Чыршы булды

Новотроицкое авылында район бәйрәме - Чыршы ачу тантанасы узды - Без әле бу урында сазлык булган чакларны хәтерлибез, үрдәкләр, казлар монда йөзеп йөри иде, - дип сөйләделәр озак еллар «Татарстан» совхозында эшләп, хәзер лаеклы ялда булган Людмила Степановна Борисова һәм Мария Павловна Спирина. Аларның сүзләренә Надежда Яковлевна Лосева да кушыла....

Чыршы бәйрәменә килгән апалар соклануларын яшермиләр: быел Новотроицкое авылында ачылган парк шәһәрләрнекеннән бер дә ким түгел, мәйданы зур, Яңа ел чыршысы да 15 м биеклектә, матур итеп бизәлгән. «Район авылларыннан кунаклар килгән, музыка яңгырый, чыршыдагы утлар янып тора. Ничек инде өйдә түзеп утырасың, бәйрәмгә җыелган кешеләрне күреп, җырлап-биеп күңелле ял итәргә чыктык», - диләр алар. Бәйрәм башланганчы ук, чыршы янында балалар җыелган, алар өчен кызыклы уеннар оештырылган иде, хәтта сабыйларны шау-шуга күмеп, бәләкәй генә поезд да йөреп торды.

Тантананы район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров ачты. Ул ике телдә чыгыш ясап, барлык кунакларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Быел тапшырылган парк федераль программа буенча төзелгәнен билгеләп үтте. Паркның беренче кунагы - гүзәл чыршының бәйрәме райондагы барлык Яңа ел чараларына старт биргәнлеген әйтте.

Бәйрәм чыршысы янына районның авылларыннан 25 Кыш Бабай, 25 Кар Кызы, 2 куян һәм башка кунаклар җыелган иде. Балалар башкаруындагы җырлар, авыллардан килгән ансамбльләр чыгышлары белән аралашып торды. Без чарага җыелган Кыш Бабайлар, Кар Кызлары, хәтта куяннар белән дә сөйләшеп алдык. Бу матур бәйрәмнең төп оештыручысы - Новотроицкое авыл мәдәният йорты директоры Светлана Гаршинага рәхмәт сүзләрен әйттеләр кунаклар. «Эт елы килә бит, хезмәт сөючән булыгыз, дусларга, якыннарга тугры булыгыз», - дигән теләкләрен җиткерделәр. «Хатын-кызлар күп итеп балалар алып кайтсыннар, районда яшәүчеләрнең санын арттырсыннар», - дип тә көлештеләр. «Якты юл»ны укып барабыз, уңышлар телибез, газетагызга гел язылып торсыннар», - дигән теләкләр дә булды. Яңа ел чыршысының өй туе күңелле узды, киләчәктә дә бу урында бәйрәмнәр үткәрелеп торсын, яңа парк райондашларыбызның яратып җыела торган урыннарның берсенә әйләнсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев