26 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Шатлык бүләк итәләр
Районда Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелә торган «Игелек кыл» хәйрия марафоны ярдәмгә мохтаҗ булган бик күпләрнең гаиләләрендә сөенеч китерде, шатлык бүләк итте, тормыш-көнкүрешен яхшыртты.
-
«Игелек кыл» – 9 декабрьдә
Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә ел саен, 2000 елдан башлап, 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Традиция буенча бездә бу көн декада кысаларында үткәрелә. Безнең районда ике ел инде декада барышында «Игелек кыл» хәйрия марафоны уздырыла. Әлеге акчалар сәламәтлекләре чикле булган, ярдәмгә мохтаҗ якташларыбызга ярдәм итү, инвалидларга кыйммәтле дарулар алу, дәвалану өчен тотыла. Быел да бу чара зурлап үткәреләчәк. Марафон 9 декабрь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда оештырыла.
-
Районда – әдәбият бәйрәме
Районда өченче ел рәттән Фәннур Сафин исемендәге әдәби бүләккә ия булу өчен бәйге үткәрелә. Проект район башлыгы Фаил Камаев башлангычы белән тормышка ашырыла. Бәйгегә 27 ноябрьдә йомгак ясалачак. Бу – районның гына түгел, бөтен республиканың каләм әһелләре һәм әдәбият сөюче тукайлылар өчен Фәннур Сафинны искә алу, иҗаты белән тагын бер кат очрашу бәйрәме булыр дип ниятләнә.
-
Хезмәтен тану
Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина ТР муниципаль берәмлекләр советы уздырган республикакүләм конкурста катнашып, «Иң яхшы муниципаль жирлек башлыгы» номинациясендә җиңүгә иреште.