Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Игелек кыл» – 9 декабрьдә

Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә ел саен, 2000 елдан башлап, 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Традиция буенча бездә бу көн декада кысаларында үткәрелә. Безнең районда ике ел инде декада барышында «Игелек кыл» хәйрия марафоны уздырыла. Әлеге акчалар сәламәтлекләре чикле булган, ярдәмгә мохтаҗ якташларыбызга ярдәм итү, инвалидларга кыйммәтле дарулар алу, дәвалану өчен тотыла. Быел да бу чара зурлап үткәреләчәк. Марафон 9 декабрь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда оештырыла. 

Районда инвалидлар 3268 кеше. Алар өчен авыл җирлекләрендә дә чаралар планы билгеләнде. Декадага 1 декабрь көнне Иске Дөреш авылындагы «Балкыш» лагеренда старт бирелә. Ул көнне авыл җирлекләре инвалидлар советы рәисләре җыелачак, аларның чыгышлары тыңланачак. Шул ук көнне Теләнче Тамакта картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә концерт программасы, чәй табыны оештырыла. Һәрбер авыл җирлегендә «Кайсыгызның кулы җылы...» дип аталган кичәләр үтә. Князево мәдәният йортында инвалидларның IV сәнгать фестивале узачак. 2 декабрьдә Теләнче Тамак мәдәният йортында сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен спорт уеннары үткәрү планлаштырыла.  3 декабрьдә өйдән чыкмаучы инвалидлар янына барачаклар. Шул ук көнне картлар һәм инвалидлар йортында шахмат-шашка турниры, Түбән Суыксуның «Алга» спорт комплексында спартакиада уза. 4 декабрьдә «Шәфкать» үзәге инвалид балалар өчен кулланма сәнгать буенча мастер-класс уздыра. 5 декабрьдә Теләнче Тамак мәдәният йортында интернат-мәктәп балалары өчен «Күңелле стартлар» үтәчәк. 7 декабрьдә инвалид балаларны Чаллыга дельфинарийга алып бару планлаштырыла. 8 декабрьдә интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен «Форд бояр» квест-уены үтә. 10 декабрьдә Бәтке авылына гаиләгә алынган Алевтина Кузнецова янына бару күздә тотыла. 1-10 декабрьләрдә ялгыз яшәүче, өйдә социаль хезмәт алучы инвалидларга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү буенча «Игелек визиты»  акциясе үтә. Иске Җирекле, Биклән, Мәләкәс авылларында урында ятучы инвалидлар өчен «Син ялгызың түгел», «Әйдәгез, игелек кылыйк!» акцияләре планлаштырыла. Авыл җирлекләрендә инвалидлар өчен шахмат, шашка, өстәл теннисы һәм бильярд буенча ярышлар үткәрү көтелә.  

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X