Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районда – әдәбият бәйрәме

Районда өченче ел рәттән Фәннур Сафин исемендәге әдәби бүләккә ия булу өчен бәйге үткәрелә. Проект район башлыгы Фаил Камаев башлангычы белән тормышка ашырыла. Бәйгегә 27 ноябрьдә йомгак ясалачак. Бу – районның гына түгел, бөтен республиканың каләм әһелләре һәм әдәбият сөюче тукайлылар өчен Фәннур Сафинны искә алу, иҗаты белән тагын бер кат очрашу бәйрәме булыр дип ниятләнә.

Быел Фәннур Сафин исемен-дәге премияне билгеләү өчен конкурсның шартлары башка елгылардан үзгә: каләм тибрәтүчеләр әкият жанрында көч сынаша. Ә урыннар узган еллардагыча, яшь төркемнәренә карап билгеләнә: җиңүчеләр 7-11, 12-14, 15-18 яшьлекләр һәм 18дән өлкәнрәкләр арасында дүрт номинациядә ачыклана. 
Бәйрәмгә Татарстан язучылар берлеге әгъзаларының килүе көтелә. Шулай ук Чаллы язучылары һәм Удмуртиядән килгән кунаклар катнашачак. 
Каләм осталары көннең беренче яртысында Тукай районы авылларына чыгып, мәктәпләрдә, китапханәләрдә һәм мәдәният йортларында әдәбият сөючеләр белән очрашалар. Ә премияне тапшыру тантанасы Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Ул 17 сәгатьтә башлана.
Тукай районы үзәкләш-терелгән китапханәләр системасы мәгълүматларына караганда, быелгы конкурста катнашу өчен барлыгы 75 эш кабул ителгән, шуның 45е мәктәп укучыларыннан кергән, калган 30ы китапханәләр аша тапшырылган. Төрле номинацияләрдә һәм яшь төркемнәрендә җиңүчеләрнең исемнәре инде билгеле, алар премия тапшыру тантанасында игълан ителәчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев