Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шатлык бүләк итәләр

Районда Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелә торган «Игелек кыл» хәйрия марафоны ярдәмгә мохтаҗ булган бик күпләрнең гаиләләрендә сөенеч китерде, шатлык бүләк итте, тормыш-көнкүрешен яхшыртты. 

Флүзә Сәлимова, Боерган ветераннар оешмасы җитәкчесе:
– Ярдәм чарасы безнең Боерган авылын да читләтеп үтмәде. Узган ел җирлектә яшәүче, физик мөмкинлекләре чикләнгән Алсу Галиәхмәтовага һәм Ләйсән Шамиловаларга матди ярдәм күрсәтелде. 
Ә быел кышка кергәндә коляскада гына утыручы инвалид Нурислам Гыймазовның газ белән җылыту системасы янып чыкты. Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе ярдәме белән аның өенә бик тиз арада өр-яңа «Лемакс» котелы, насос урнаштырылды, су краны алыштырылды. Бүгенге көндә аның өе җылы, кайнар суы килеп тора. Ул бу эшләрне үз хисапларына башкарган «Тукайтеплогаз» оешмасы эшчеләре Р. Әхмәтовка, Р. Нуриевка, Р.Таҗиевка, аларның җитәкчеләре Р.Мөхәмәдьяровка зур рәхмәтләрен  җиткерде. Бу игелекле акцияне оештырган өчен район җитәкчелегенә, акциягә кушылып, марафонга үз өлешләрен керткән оешма-предприятиеләргә, учреждениеләргә, эшмәкәрләргә, аерым кешеләргә дә зур рәхмәтен әйтте Нурислам Гыймазов. 


Нурислам Гыймазовны хәйрия акциясе өр-яңа котеллы итте. / Фото Флүзә Сәлимовадан алынды.

 

Асия Метшина, Иштирәк авылы:
– Быел көзен район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы башлыгы – «Хәйрия фонды» җитәкчесе Галимҗан Зариповка гариза белән кердек. Күптән түгел кер юу машинабыз ватылган иде. Шуны яңартып булмасмы дигән ният белән кердек. Мин сәламәтлеге чикле булган кызымны карыйм. Тәнзиләмә инде 52 яшь. Ирем дә егылып операция кичерде. Ул да башта урын өстендә ятты. Аллага шөкер, инде аякка басты. Кер юу машинабыз ватылгач бик интектем. Олы яшьтә бит инде без – керне кул белән юу бик авыр. Гозеребезне аяк астына салмадылар – шушы көннәрдә автомат кер юу машинасын район хакимиятеннән барып алдык. Менә улым Рәфыйк урнаштырып, тоташтырып куярга җыена. 
Район газетасыннан укып торабыз, хәйрия фонды бик күпләргә шулай ярдәм итә, мохтаҗ гаиләләргә сөенеч китерә. Фонд киләчәктә дә эшчәнлеген дәвам итсен дип телибез.


Асия Метшина гаиләсенә кер юу машинасы бирелде. / Рөстәм Зәкиев фотосы.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев