26 июль 2023 яңалыклары
-
Кызамык – куркыныч авыру
Кызамык (корь)-йогышлы характердагы кискен вируслы авыру. Аның йогуы бик югары булганга, вирусы һава-тын юлы аша күчә һәм тышкы мохиттә озак саклана. Барлык прививка ясатмаган һәм моңа кадәр авырмаган кешеләр кызамык белән вирус йокса тиз авырып китәләр.
-
Сөлге чиктек каюлап
Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә каюлап чигү (тамбур ысулы) буенча мастер-класс узды. Аны Теләнче-Тамак авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Ландыш Фазуллина оештырды.
-
Кич утырдык капка төбендә
Соңгы елларда халыкара фольклорларга кызыксыну артты, бу исә кешеләрне үз мәдәниятләренең чишмә башына кайтару тенденциясен чагылдыра. Бу яңа һөнәри бәйрәм.
-
Терлек азыгы әзерләүгә игътибар
Азыкны сыйфатлы һәм вакытында әзерләү мәсьәләләре буенча практик ярдәм күрсәтү максатыннан районда Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең дәвалаупрофилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов җитәкчелегендәге эшче төркем булды.
-
Хәрби якташыбызның сабые туды
Күптән түгел, Суровка авылынан булган Алинә һәм Рамил Фархетдиновлар гаиләсендә сөенечле хәл булды. Аларның икенче кызлары Раяна туды.
-
Грант акчалары максатчан тотыламы?
Узган атна ахырында районда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минист ры урынбасары Рөстәм Гайнуллов җитәкчелегендәге комиссия булды, ул министрлык тарафыннан фермерларга һәм кооперативларга ярдәмгә бүлеп бирелгән грант акчасының куллануының тикшерде.
-
Инспекторлар хәерле юл тели
«Юл ялгышларны кичерми», – диләр. Ләкин руль артына утыручыларның күбесе бу хакта оныта, күрәсең. Салмыш килеш машина белән идарә итүчеләр, юлда тизлек режимын бозучылар һәм башка юл йөрү кагыйдәләренә өстен караучылар кызганыч, бер дә юкка чыкмый. Шуңа күрә, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Тукай районы бүлеге даими рәвештә район юлларында рейдлар уза.