Хәрби якташыбызның сабые туды
Күптән түгел, Суровка авылынан булган Алинә һәм Рамил Фархетдиновлар гаиләсендә сөенечле хәл булды. Аларның икенче кызлары Раяна туды.
Әлеге вакытта гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә ил чиген саклый. Шуңа күрә, бала тудыру йортыннан яшь әнине яңа туган сабые белән гаиләнең якыннары, туганнары, дуслары каршы алды. Шулай ук, күркәм гадәт буенча, әлеге истәлекле һәм матур вакыйга белән тәбрик итәр өчен бирегә Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров та килгән иде. Ул Республика җитәкчелеге һәм Фаил Камаев исеменнән гаиләгә матур теләкләр әйтте, яшь баланы тәрбияләп үстерүдә кирәкле булган әйберләр җыелмасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев