Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Инспекторлар хәерле юл тели

«Юл ялгышларны кичерми», – диләр. Ләкин руль артына утыручыларның күбесе бу хакта оныта, күрәсең. Салмыш килеш машина белән идарә итүчеләр, юлда тизлек режимын бозучылар һәм башка юл йөрү кагыйдәләренә өстен караучылар кызганыч, бер дә юкка чыкмый. Шуңа күрә, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Тукай районы бүлеге даими рәвештә район юлларында рейдлар уза.

Бу атна башы да шундый рейдтан башланып китте. Иртәнге сәгать җидедә без Тукай районы буенча юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы Фидаил Фәрхетдинов белән «Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселогы» автомобиль юлына чыктык. Рейдны алар ТРсы ЮХИДИ юлпатруль хезмәтенең аерым махсус батальонына керүче 2 рота белән берлектә уздырдылар.

– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау, профилактика эшен алып бару йөзеннән, без мондый рейдларга еш чыгабыз. Районыбыз территориясе зур булса да, үз эшебезне җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Әлбәттә, аварияләр булган, билгеле бер юл кагыйдәләрен бозу очраклары еш күзәтелгән юл участокларында күбрәк булып, андагы хәлне игътибарда тотабыз, – дип сөйли Фидаил Фәткелбаян улы. – Без барасы юлда тагын бер экипажыбыз эшли. Хәзер барын да үз күзләрегез белән күрерсез, – дип өстәп тә куйды инспектор.

Чыннан да, Әҗмәкәй авылы янында юл-патруль хезмәте машинасы күренә. Аннан ерак түгел, ике инспектор машиналарны туктатып, йөртүчеләрнең документларын тикшерәләр, алкотестрга өрдерәләр иде. Аларның берсе полициянең өлкән лейтенанты Илдар Сөләйманов, икенчесе полиция лейтенанты Ленар Кузнецов булып чыкты.

– Хәерле иртәләр! Полициянең өлкән лейтентенты, юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы – Илдар Сөләйманов! Документларыгызны карарга рөхсәт итегез, – диде Илдар Марат улы, чираттагы автомобиль йөртүче туктатканнан соң, аңа мөрәҗәгать итеп.

Һәр туктатылган машина хуҗасы белән алар менә шулай ипле, итәгатъле итеп сөйләштеләр. Иң сөендергәне – автомобиль йөртүчеләрнең күбесе кагыйдәләрне бозмыйча, аларны тиешенчә үти булып чыкты. Шулай да араларында билгеле кагыйдәләргә, юлдагы куркынычсызлык таләпләренә җавапсыз караучылар да очрамый калмады.

«Ни өчен мине туктаттыгыз? Мин бит бернәрсә дә эшләмәдем!» – дип үз гаебен танымаганнары да, «Шулай килеп чыкты инде. Ашыгабыз бит, онытканбыз инде», – дип килешүчеләр дә булды.

Сәгать ярым вакыт эчендә узган рейд барышында Тукай районы буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторлары белән 4 штрафка беркетмә язылды.

 – Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 12.6 маддәсе, ягъни эләктерелмәгән куркынычсызлык каешы буенча 3 материал, 12.23 маддәнең 3нче өлеше – балаларны махсус утыргычта утыртып йөртмәү буенча 1 беркетмә төзелде, – дип нәтиҗә ясады профилактик чара ахырында Фидаил Фәрхетдинов.

Мондый рейдлар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән алга таба да дәвам итәчәк. Аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен, куркынычсызлык таләпләрен бозучылар һәр рейд саен азрак очрасын иде. Машина йөртүчеләргә һәм шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеләргә исә юлда игътибарлы, җаваплы, үзләренең һәм якыннарының гомеренә сакчыл мөнәсәбәттә булуларын теләп калабыз. Барыгызга да исән-имин, хәерле юллар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев