Кич утырдык капка төбендә
Соңгы елларда халыкара фольклорларга кызыксыну артты, бу исә кешеләрне үз мәдәниятләренең чишмә башына кайтару тенденциясен чагылдыра. Бу яңа һөнәри бәйрәм.
Яшь барган саен күңелле балачак, матур, самими яшьлек еллары, сагынып кына сөйләргә калган истәлекле вакыйгаларны хәтердә яңартабыз. Ничектер, үткәннәрнең кире кайтмасын белсәк тә, шул вакытларны янәдән кайтарасы килә.
Авылның иң күркәм, матур гадәте – кич капка төбендә утыру, шулай бит? Җәмәгатъ, минем белән килешәсездер. Урам тутырып көтүләр кайткач, уңган хуҗабикәләр, яшь киленнәр сыерларын саугач, түгәрәк табын артында тәмләп кичке ашны ашагач, капка төбенә чыгып утыралар иде. Әлбәттә, ак яулыклы әбиләр, бүрек колакчыннарын кыңгыр салган бабайлар, өлкән яшьтәге апаларның гәп корып, дөнья хәлләрен, авыл яналыкларын сөйләшеп утырулары нинди күңелле була иде. Алар тирәсендә бөтерелгән бала-чага, бердән үз уеннары белән мәшгуль булсалар, икенчедән әби-бабайларның сөйләгән гыйбрәтле дә, тәрбияви дә сүзләре аларның колагына керми калмагандыр. Бу, әлбәттә, бүгенге көндә тарих, үткәннәрнең матур кайтавазы булып бара.
Татар халкының матур традициясе югалмасын әле, булгач булсын дип, капка төбенә җыелык. Сугыш вакытында авылның кечкенә генә, искереп беткән клубын гөрләтеп эшләткән, бүгенге көндә 96 яшен тутырган Мөнирә апа, hәм аның кызы – авылыбызның тынгысыз почта хезмәткәре, ветераннар советы председателе Фәридә апаларның капка төбе иң уңайлысы булды. Халык җыелганчы дип, Фәридә апа эскәмияләр дә чыгарып куйган, күршесе Фаукыйнур апа белән бакчадагы савытлы матур гөлләрен дә чыгарып тезгән. Безнең тагын бер матур гадәтебез бар – күрше авыллар белән генә тугел, күрше районнар белән дә аралашып, тыгыз элемтәдә торабыз әле без hәм әлеге чарабызның кунакларыМөслим авылы мәдәният-агарту хезмәткәрләре булды.
Әйе, рәхәт итеп үткәрдек кичебезне, матур итеп сайрашып, күңел ачып утырдык капка төбендә. Уеннар да уйнадык, рәхәтләнеп биедек тә. Шигырьләр дә тыңладык, җырлар да җырладык. Үзебезнең к л у б хе з м ә т кә р е И л ь н а з Ибраһимовның авыл өстенә таралган курай моңнары күңелләрнең әллә кайсы төшләрен айкап алган кебек булды. Мөслимнән килгән кунагыбыз – Гүзәл Галиеваның яңгыравыклы да, көчле дә, шул ук вакытта моңлы да тавышын инде авылдашларыбыз беренче тапкыр гына ишетми. Ә кичәбезне теле-телгә йокмый торган, җырсәнгатькә баш-аягы белән чумган Ләйсән Җамалова алып барды. Чыннан да, матур булды. Вакытның үткәнен дә сизмәдек. Килгән кунакларга бик зур рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп, тагын килегез дип таралыштык авылдашлар белән.
Ә минем үз чиратымда капка төбенә чыккан хөрмәтле авылдашларыма, өлкән яшьтәге әбиапаларга чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Исән булыгыз, сәламәт булыгыз әле, ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар. Татар халкының традицияләрен югалтмыйча матур итеп яшик әле.
Ләйсән Миннәхмәтова, Иске Дөреш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев