25 октябрь 2022 яңалыклары
-
Росгвардия - ышанычлы, тиз һәм көчле
Росгвардия федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә иң күп санлы структура – ведомстводан тыш сак хезмәте. Ведомстводан тыш сак хезмәте республикада 70 ел эшчәнлек алып бара. Ведомстводан тыш сак хезмәте объектларның куркынычсызлыгын һәм гражданнар милкенең сакланышын тәэмин итү белән бәйле проблемаларны хәл итә. Росгвардия республикабызда 14600 объектны һәм 34500 фатирны сак астына алган. Хәзерге көндә Росгвардиянең Татарстанда – 152 мобиль тоткарлау төркеме тәүлеклек режимда эшкә чыга.
-
Кыр эшләре әле бетмәгән
Тукай районы кырларында көзге эшләр дәвам итә. Кайбер хуҗалыклар җир эшкәртүне төгәлләделәр. Көзге сөрү һәм бөртекле культураларны чәчү эше “Ярыш” хуҗалыгында инде төгәлләнде.
-
Агач утыру өмәләре
Районыбыз авыл җирлекләрендә агач утырту өмәләре дәвам итә Узган ялларда авылларда җәмәгать урыннарында чыршы, нарат, миләш үсентеләре утырттылар.
-
Ярминкәләр әле булачак
Тукай районы Теләнче Тамак авылында узган шимбәдә ярминкә гөрләде. Ул авылларда узган ярминкәнең соңгысы иде. Авыл хезмәтчәннәре өчен кирәк-ярак, терлек азыгы, ашламалар, яшелчә, җиләк-җимеш биредә мулдан иде. Шулай ук ит ризыклары, сөт, май, бал да күп булды.
-
“Талантлар балкышы”
Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Талантлар балкышы» районкүләм театр конкурсында катнашты.
-
Карантин кертелде
Тукай районында котыру авыруы буенча карантин кертелде. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Авыру чыганагы Кырныш авылында шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә табылды.
-
Тарих кызыксыну уята
Иштирәк авыл китапханәсендә «Тарихи кроссворд» Бөтенроссия акциясе узды. Ул туган илебез һәм дөнья тарихының данлы битләренә багышланды. Кроссвордның максаты – мәктәп укучыларында, студентлар һәм өлкәннәрдә тарих белән кызыксыну уяту. Иштирәк авыл китапханәсендә тарихи кроссворд икенче ел үткәрелде. Анда авыл халкы теләп катнашты.
-
Тукай районында мобилизациянүчеләрне озаттылар
Бүген Тукай районыннан өлешчә мобилизация кысаларында якташларыбыз Казанга киттеләр. Озату чарасында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров катнашты.