Росгвардия - ышанычлы, тиз һәм көчле
Росгвардия федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә иң күп санлы структура – ведомстводан тыш сак хезмәте. Ведомстводан тыш сак хезмәте республикада 70 ел эшчәнлек алып бара. Ведомстводан тыш сак хезмәте объектларның куркынычсызлыгын һәм гражданнар милкенең сакланышын тәэмин итү белән бәйле проблемаларны хәл итә. Росгвардия республикабызда 14600 объектны һәм 34500 фатирны сак астына алган. Хәзерге көндә Росгвардиянең Татарстанда – 152 мобиль тоткарлау төркеме тәүлеклек режимда эшкә чыга.
Заманча технологияләр куллану һәм маршрутларны уйлап билгеләү нәтиҗәсендә ведомстводан тыш сак экипажлары сигнал килгән объектка санаулы минутлар эчендә барып җитәләр. Калган вакытта алар җәмәгать тәртибе һәм кешеләр иминлеге сагында торалар. Узган 2021 елда тоткарлау төркемнәре үзәкләштерелгән сак пунктларына килгән хәвеф сигналлары буенча 52000 тапкыр һәм эчке эшләр органнарының дежур бүлекләре заявкасы буенча 7200 мәртәбә урыннарга чыкканнар. 379 очракта җинаять кылынганлыгы ачыкланган. Җинаятьләр арасында урлау, талау, үтерү, автотранспорт урлап китү, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле очраклар бар.
Ведомстводан тыш сак хезмәте объектларны саклауны оештыруда күп еллык тәҗрибәгә һәм заманча технологияләргә таяна. Сигнал бирүнең автоматлаштырылган системалары, объектларны саклауда мониторинг комплекслары гамәлгә куела, чыбыксыз сигнал тапшыру чаралары кулланыла. Мәгълүмат компьютер системаларына җыела һәм автомат рәвештә эшкәртелә. Объектларга сигнал бирү җайланмалары урнаштыру тәкъдим ителә. Экстремаль хәл килеп чыкканда әлеге җайланмалар сак пультына хәбәр бирә һәм тавыш биргечне эшләтеп җибәрә. Йортларга һәм фатирларга наряд чакыргыч төймәләр урнаштырыла. Яхшы әзерлекле, коралланган һәм вәкаләтләргә ия росгвардиячеләр хәвефлелек сигналы буенча урыннарга бик тиз килеп җитәләр.
Милли гвардия гаскәрләренең бурычлары:
1) җәмәгать тәртибен саклауда һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүдә катнашу;
2) РФ хөкүмәте раслаган исемлеккә керүче мөһим дәүләт объектларын, махсус йөкләрне, коммуникация корылмаларын саклау;
3) террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы көрәштә катнашу;
4) гадәттән тыш һәм хәрби хәл режимнарын, террорчылыкка каршы көрәштә хокук режимын тәэмин итүдә катнашу;
5) Россия Федерациясе территориясен саклауда катнашу;
6) чик куркынычсызлыгы хезмәтләренә Россия Федерациясенең дәүләт чикләрен саклауда булышлык күрсәтү;
7) корал әйләнешендә, шәхси сак һәм шәхси детектив эшчәнлеге өлкәләрендә Россия Федерациясе законнарының үтәлешенә күзәтчелек итү; ягулык-энергетика объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә күзәтчелек; аерым устав бурычларына ия юридик затлар һәм ведомстводагы сак бүлекләре эшчәнлегенә күзәтчелек итү;
8) аерым әһәмияткә ия һәм режимлы, Россия Федерациясе хөкүмәте раслаган исемлек буенча сакланырга тиешле объектларны, килешү нигезендә физик һәм юридик затларның милкен саклау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев