Ярминкәләр әле булачак
Тукай районы Теләнче Тамак авылында узган шимбәдә ярминкә гөрләде. Ул авылларда узган ярминкәнең соңгысы иде. Авыл хезмәтчәннәре өчен кирәк-ярак, терлек азыгы, ашламалар, яшелчә, җиләк-җимеш биредә мулдан иде. Шулай ук ит ризыклары, сөт, май, бал да күп булды.
Авылларда ярминкәләр тукталса да, Чаллыда дәвам итәчәк, ике атна саен Тукай районы хезмәтчәннәре җитештергән ризыклар, яшелчә, ит, сөт эшләнмәләре “Төзүче” стадионы янында сатылачак. Шулай итеп, ярминкәләр әле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев