25 октябрь 2017 яңалыклары
-
"ҖАНЫМ" САЛАТЫ (РЕЦЕПТ)
Салат өчен: 100 г сыр, 1 тавык түше, 300 г пекин кәбестәсе, 1-2 помидор, 1 банка консервланган ананас, 150 г майонез. Барлык ингредиентларны да шакмаклап турыйсы һәм майонез белән кушып яхшылап болгатасы. Бик тәмле була! intertat
-
Гиподинамия заман тудырган хафа
Соңгы вакытларда еш телгә алына торган һәм күп төрле авырулар китереп чыгаруга сәбәпче аз хәрәкәтләнүдән торган яшәү рәвешен гиподинамия дип атыйлар. Дөрес, андый аерым диагноз юк. Бу организмның күп системалары эшчәнлеге бозылуның җыелма төшенчәсе. Гиподинамия бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасына тискәре йогынты ясый - йөрәк кыскаруның көчен киметә. Бу халәтне...
-
Яңа Бүләк авылы чиста сулы булды
Октябрь ае башында Яңа Бүләк авылында яңа су скважинасы һәм су каланчасы халыкка хезмәт итә башлады. Элеккесе авылны тулысынча чиста су белән тәэмин итә алмый иде, югары очта яшәүчеләр, гомумән, һәрберсе үз ишегалдында колонкаларын булдырган иде. Суны алар җир астыннан насос белән суыртып алганнар, ә күбрәк суыртсаң, болганчык су килә...
-
ЮЛЛАРДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР: МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘРГӘ ИНСПЕКТОРЛАРНЫ ФОТОГА ТӨШЕРЕРГӘ ЯРЫЙ
Россиядә Эчке эшләр министрлыгының күпчелек машина йөртүчеләргә кагыла торган яңа административ регламенты үз көченә керде. Юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирү гамәлдән чыгарыла Иң зур яңалыкларның берсе - юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирүнең гамәлдән чыгарылуы. Бүгенге көнгә кадәр авария килеп чыккан очракта машина йөртүчегә беренчел белешмә бирелә, моннан тыш, административ хокук...
-
«Тормышта иң кадерлесе – ил-көннең тыныч булуы», – ди сугыш ветераны Шәйхелислам Кәримов
Кесә телефоны шалтырый. Бикләннән ветераннар оешмасы рәисе Асия Фазуллина тавышы. «Ватан сугышы ветераныбыз Шәйхелислам ага Кәримовка 90 яшь туласы. Аның хакында газетага язып чыгасы иде бит», - дип үтенә. - Сездәге барлык сугыш ветераннары турында язган идек бит, - дим. - Монысы башкача. Күптән түгел авылыбызны ошатып, килеп төпләнде. Олы...
-
Тукай муниципаль районы Советының XIX утырышы уза
Көн тәртибендә: 1. 2016-2017 уку елына Тукай муниципаль районы мәгариф системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында. 2. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының «2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы карарына (№11/2, 12.12.2016 ел) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында. 3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль...
-
Тикшерү комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасары халыкны кабул итәләр
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча районара бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Роман Валерьевич Шипков һәр атнаның дүшәмбесендә 14.00-17.00 сәгатьләрдә һәм пәнҗешәмбесендә 9.00-12.00 сәгатьләрдә сораулар белән халыкны кабул итә. Шулай ук сораулар белән тукайлыларны Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча районара бүлеге җитәкчесенең урынбасары, юстиция подполковнигы Раушан Шәмсулла улы Касыймуллин һәр...