Гиподинамия заман тудырган хафа
Соңгы вакытларда еш телгә алына торган һәм күп төрле авырулар китереп чыгаруга сәбәпче аз хәрәкәтләнүдән торган яшәү рәвешен гиподинамия дип атыйлар. Дөрес, андый аерым диагноз юк. Бу организмның күп системалары эшчәнлеге бозылуның җыелма төшенчәсе. Гиподинамия бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасына тискәре йогынты ясый - йөрәк кыскаруның көчен киметә. Бу халәтне...
Аның билгеләре нинди?
Беренчедән, аз хәрәкәтләнүдән кеше симерә, ул үзен һәрвакыт арыгандай хис итә. Хәтта озак итеп рәхәтләнеп йоклаганнан соң, ике көн буе ял иткәч тә, андый кеше эш урынына килгәндә үзен хәлсез, арыган кебек тоя, юк-бар нәрсәгә дә үртәлә, һәрчак кәефсез була, һәрнәрсәдән канәгатьсезлек тоя, гел йоклыйсы килеп тора.
Югарыда саналган билгеләр кешедә әледән-әле кабатланып торса да, аны гиподинамия белән бәйләмиләр. Югыйсә, үзеңне алай хис итә башласаң, яшәү рәвешен үзгәртергә, хәрәкәтчәнрәк булырга, активлашырга кирәк бит.
Гиподинамия нәрсәләргә китерә?
Өй эше дә бетмәгән: фатирны җыештырасы, тузан суыртасы, кибеткә барып кайту вакытындагы хәрәкәтләр дә җиткән дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз. Дөрес тукланмавыбызны да исәпкә алсак, кешегә күбрәк хәрәкәтләнү кирәк. Гиподинамиянең аяныч хәлләргә китерүе ихтимал.
Артык килограммнар җыюны алыйк. Беренчедән, ул карап торуга ук күңелсез күренеш. Әмма бу бүген без карый торган проблеманың иң куркынычы түгел әле. Аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә мускул тукымалары зәгыйфьләнә. Кеше хәтта бер чакрым араны да җәяүләп кыенлык белән үтә башлый. Ә инде баскычтан күтәрелүне әйткән дә юк - аяклар йөрәккә төшеп авырта, хәтта урынга ятасы була. Баш мие эшчәнлеге бозыла. Кешенең хезмәт вазифасы документлар, исәп-хисап эшләре белән бәйле булса да, эшчәнлек сәләте кими, баш авырта, бик еш йокы баса. Бу баш мие тукымаларына кан белән бергә кислород керү кимү белән бәйле. Алмашыну процесслары бозыла. Бу, үз чиратында, атеросклерозга - кан тамырлары авыруларына китерә. Нәтиҗәдә, кан басымы бозыла, кан юллары стеналары тиз уалучанга әверелә. Сын-гәүдә торышы үзгәрә, арка мускуллары йомшара һәм ул умыртканы һәрвакытта да төз тота алмый торган була.
Шунысын да истә тотарга кирәк: гиподинамия кешенең репродуктив халәте бозылуга да китерә. Бу ешрак хатын-кызларда очрый. Артык авырлык, кече тазда кан әйләнеше бозылу хатын-кыз гормоннарын эшләп чыгару сәләтен киметә, менструация циклы бозыла.
Балаларда гиподинамиягә аеруча игътибар итәргә кирәк. Парта, компьютер артында озак утыру нәтиҗәсендә кан йөреше начарлана. Бу исә хәтер начарлану, игътибар туплауны киметүгә китерә. Әгәр дә бала өстәл янында (компьютерда, өстәл уеннары, конструктор җыю һ.б.) 5 сәгатьтән артык утыра икән, сын-гәүдә бозылу ихтималы 5-7 тапкыр арта.
Булдырмау өчен нәрсәләр эшләргә?
Бу проблеманы хәл итү ул кадәре авыр түгел - белгечләрнең киңәшләренә колак салу һәм җиренә җиткереп үтәү җитә. Кибеткә, мәктәпкә, аптекага, гомумән, йомыш белән берәр җиргә барырга кирәк булганда машинага, җәмәгать транспортына утырмагыз - җәяү йөрү бик файдалы. Эленке-салынкы атлап түгел, тиз адымнар белән йөрергә. Һәр иртәне физик күнегүләр белән башлагыз - бу киңәш гел кабатланып тора, тик бик колак салмыйбыз шул. Югыйсә, 15-20 тапкыр ян-якларга бөгелсәң, чүгәләп алсаң, кулларны өскә күтәреп, ян-якларга сузып, хәрәкәтләр ясасаң, гиподинамиядән котылу өчен ышанычлы адымнар ясыйсың, организмга күпме файда китерәсең. Аз гына шундый хәрәкәтләр дә кәефне күтәреп җибәрә, эшкә сәләтне арттыра. Күреп торасыз, бер катлаулыгы да юк, вакыт та күп кирәкми - күбрәк җәяү йөрергә, һәр иртәне физик күнегүләр ясаудан башларга гына кирәк. Тик аны көн саен эшләргә кирәк.
Рамил Имаметдинов,
район үзәк больницасының табиб-травматологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев