25 сентябрь 2021 яңалыклары
-
«Зәңгәр Ыгым хыялымда...»
Газетабыз укучыларына тирән эчтәлекле, якты лирика белән сугарылган шигырьләре, төрле теманы, төрле язмышларны эченә алган хикәяләре, юмористик язмалары белән таныш Рәзинә Насыйбуллинаның тагын бер яңа китабы дөнья күрде. «Зәңгәр Ыгым хыялымда...» дип атала әлеге китап. «Якты юл» газетасының элеккеге укучылары Рәзинә Насыйбуллинаны авыл хуҗалыгы темасына язылган мәкаләләре, районның мәдәни тормышын яктырткан язмалары һәм, әлбәттә, күңелләрне кузгата, уйландыра торган шигырьләре, нәсерләре аша беләләр булыр.
-
Мондый бәхет елмаер дип кем уйлаган?
ТР президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән Казан Кремлендә үрнәк гаиләләрне кабул итте. Президентта кунакта быел безнең районнан Биклән авылында яшәүче Нурания hәм Марат Мөхәммәдиевлар гаиләсе булды.
-
Сабый күңеле барын да сизә
Сәмәкәйдәге «Зиләйлүк» – бер төркемле 11 бакчаның берсе. Килеп керүгә үк бакчада җылы атмосфера хакимлек итүе сизелеп тора. Хезмәткәрләр белән балалар арасында дус һәм тату гаиләдәге кебек якын мөнәсәбәтләр урнашкан.
-
«Тоннель» рейды үтә
27 сентябрьдә, дүшәмбе көнне, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр Новотроицкое авылының Ленин урамында «Тоннель» рейды үтә.