Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мондый бәхет елмаер дип кем уйлаган?

ТР президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән Казан Кремлендә үрнәк гаиләләрне кабул итте. Президентта кунакта быел безнең районнан Биклән авылында яшәүче Нурания hәм Марат Мөхәммәдиевлар гаиләсе булды.

«Мондый дәрәҗәле чарада катнашу hәркемгә дә эләкми, бары тик мәхәббәттә һәм тугрылыкта яшәгән, балаларына дөрес тәрбия биргән тату, үрнәк гаиләләр генә лаек була», – ди район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина.

Марат Мөхәммәдиев ТР физкультура hәм спорт отличнигы. 2015 елда дөнья чемпионатының истәлекле медале белән бүләкләнгән. Ирешкән казанышлары өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты да тапшырылган аңа. Марат Мөхәммәдиевның Тукай районы спорт hәм физкультура үсешендә өлеше зурдан. Менә 20 елдан артык инде ул районның милли көрәш буенча җыелма командасын төрле югары дәрәҗәдәге ярышларга әзерли. Аның шәкертләре республика, россиякүләм ярышлар җиңүчеләре. Мәсәлән, шундый зур уңышларга ирешкән спортчылардан спорт мастеры Илназ Рамазановны һәм Нияз Сәрвәровны атарга була. 

Марат Мөхәммәдиевның тормыш иптәше Нурания Мөхәммәдиева да спорт мәктәбендә эшли. «Алма алмагачыннан ерак төшми» диләр, аларның балалары да киләчәк тормышларын спорт белән бәйләргә җыена. Уллары Ингель Яр Чаллыда педагогия университеты колледжында физкультура факультетында белем ала. Кызлары Ләйсән мәктәптә укый, ул чаңгы ярышлары призеры, йөзү белән дә шөгыльләнә.

Безгә президент янында бару бәхете эләгер дип кем уйлаган?! Башта ышанып та бетмәдек, шуңа бер кешегә дә алдан сөйләмәдек, – диләр спортчылар.

– Башта бу турыда район спорт, туризм һәм яшьләр эшләре бүлегеннән хәбәр иттеләр. Документлар кабул ителгәч, барасыбыз төгәл билгеле булгач, шатлыклы хәбәрне ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина раслады. Әле анда да ышанып җитмәдек. Казанда матур итеп каршыладылар. Юлда арыганнарыбыз да онытылды. Барлык чакырылучыларны бергә җыеп, Кремльгә алып бардылар. Үзебезне бик дәрәҗәле кунаклар итеп хис иттек. Бәйрәм бик ошады. Моңарчы президентны якыннан күргән юк иде, менә кара-каршы сөйләшеп утырырга насыйп булды. Шулай хөрмәтләгәннәре өчен олы рәхмәт! Рөстәм Нургалиевич безнең кебек үк бик гади, бик ачык, мөлаем кеше икән. Хатыны Гөлсинә ханым да бик ачык күңелле, – дип тәэсирләре белән уртаклаштылар Мөхәммәдиевлар.

Президентка барасыларын берәүгә дә сөйләмәсәләр дә, аларның Кремльдә кунакта булуын авылдашлары, якыннары, туганнары социаль челтәрләрдән, шул ук вакытта безнең газетада чыккан хәбәрдән дә белеп, кайтуларына аларны котларга әзерләнеп торганнар.

– Котлаулар өчен дә бик зур рәхмәт, – диләр Нурания һәм Марат Мөхәммәдиевлар.

Мөхәммәдиевлар гаиләсе эштә дә өлгер, өйдә дә тырыш, бердәм. Күпләп мал асрыйлар, кош-кортын тоталар, яңа өй салганнар. Нурания hәм Марат Мөхәммәдиевлар үзләренең яшәү рәвешләре белән яшь буынга үрнәк булып торалар, аларны тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент котлаулары Президент РТ