Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Зәңгәр Ыгым хыялымда...»

Газетабыз укучыларына тирән эчтәлекле, якты лирика белән сугарылган шигырьләре, төрле теманы, төрле язмышларны эченә алган хикәяләре, юмористик язмалары белән таныш Рәзинә Насыйбуллинаның тагын бер яңа китабы дөнья күрде. «Зәңгәр Ыгым хыялымда...» дип атала әлеге китап. «Якты юл» газетасының элеккеге укучылары Рәзинә Насыйбуллинаны авыл хуҗалыгы темасына язылган мәкаләләре, районның мәдәни тормышын яктырткан язмалары һәм, әлбәттә, күңелләрне кузгата, уйландыра торган шигырьләре, нәсерләре аша беләләр булыр.

 Без ярсу йөрәкле, тынгысыз, эзләнүчән Рәзинә белән «Якты юл» газетасында эшләгәндә таныштык. Корректор булып килде ул безгә, аннары тәрҗемәче, авыл хуҗалыгы темасына саллы гына мәкаләләр яза башлады. Ә моның өчен шул чорның сулышын тоя белергә, туктаусыз эзләнергә, гел юлда булырга кирәк. Әле бит берсеннән-берсе кечкенә өч баласын да үстерәсе. Ярый әле ире Илдар журналист хезмәтенең тынгысызлыгын, бу һөнәрнең асылын, гомер юлдашының ярсу аттай ашкынып иҗат итүен аңлый иде. Ә шигырь вакытың булса яз дип тормый. Кырык эшең кырылып ятсын, үзеннән-үзе күңелгә килә. Иртәнге эшебезне коллегабызның төнге йокыларын калдырып язган күпме шигырьләрен, җырларын тыңлаудан башлаган чаклар булды. Ул үзе дә: «Якты юл» газетасында канатларым ныгыды, мин бит шигырьләремне кешегә күрсәтми идем, сез куәт бирдегез», – ди иде.

 Шигърият дигән тылсымлы дөнья үзенә тартып торса да, газета чыгару сәгатьле эш түгел. Кайчакларда материал туплап көннәр буе юлда буласың. Кайберәүләр гаҗәеп тә катлаулы, җаваплы һөнәрне сихри романтика, җиңел хезмәт дип уйлап бик ялгышалар. Чынлыкта бу һөнәр һәр җөмләң, сүзең, хәтта тыныш билгеләре өчен дә җаваплы булуыңны таләп итә торган мәшәкатьле, гаять тынгысыз, матавыклы хезмәт. Район газетасында алган бу чыныгу Рәзинәгә бик ярап куйды. Аннары ул хезмәт юлын Чаллы телерадиокомпаниясендә дәвам итте. Ә Чаллы телевидениесенә  ул бездән редактор урынбасары вазифасыннан китте. Башта тематик тапшырулар редакциясен җитәклде, аннары телевидение директорының иҗат эшләре буенча урынбасары вазифасында, кем әйтмешли, батып-чумып эшләде.

Бер караганда, шактый яшькә җиткәч, 20 елдан артык гомерен газетабызга багышлаганнан соң, хезмәт юлын ак биттән башлау өчен тупланган тәҗрибә генә җитми, тәвәккәллек тә кирәк. Рәзинә холкы буенча тәвәккәл кеше, башлаган юлыннан чигенүне белми ул. Аның «Әрем исе» дигән беренче китабы чыгу барыбыз өчен дә шатлык булды. Ул гына да түгел, аның иҗатына олуг язучылар югары бәя бирде. СССР Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге премия лауреаты Рәшит Бәшәр Рәзинә Насыйбуллинаны «Шомырт җилен тойган шагыйрә» дип атады. «Шигъри бизәкләр белән оста итеп шигырьләр үрә шагыйрә. Ходайдан бирелгән талантың бар икән, син аны әрәм-шәрәм итәргә тиеш түгел», – дип киңәш бирде ул аңа. Шагыйрь-прозаик Рахмай Хисмәтуллин Рәзинәнең «Киек казлар очты» дигән шигыре басылып чыккач, «Бер гүзәл җыр укыдым мин...» дигән кайтаваз язды. «Шушы бер шигыре өчен генә дә мин бу авторны чын шагыйрә итеп таныйм», – дип бәһаләде. Билгеле инде, мондый олуг затларның фатиха сүзләре шагыйрә күңелендә яңа учак кабызмый калмагандыр.

 Тынгысыз күңелле Рәзинә лаеклы ялда да тик тормый: игезәк оныкларын караша – алар үзләре яшәргә көч бирә. Һәм, билгеле инде, кулыннан каләмен төшерми. Шигырь-хикәяләре төрле басмаларда, безнең «Якты юл» газетасында чыгып килә.

 Инде менә, шөкер, өстәлемдә аның бик күп шигырьләре, хикәяләре тупланган, бик матур итеп эшләнгән «Зәңгәр Ыгым хыялымда...» дигән китабы ята. Бөтен эшемне ташлап кулымнан төшерми укып чыктым. Кайбер шигырьләрен кайтып-кайтып укыдым. Үскән Рәзинәм, бер романга җитәрлек вакыйгаларны шундый оста итеп бер шигырьгә сыйдырган. Аларда тирән лирика, сурәтләүләр, тапкыр сүзләр, чагыштырулар.

Яңа гына төртеп чыккан уҗым,

Калкыр өчен тагын бер башка,

Тәпиләргә талпынган сабыйдай,

Үрелеп-үрелеп карый Кояшка.

«Яз гөлләрен күкрәгенә тезеп, тәрәзәләр әнә төш күрә», «Урамнарга шыплап март тулган» кебек чагыштыруларны бик оста куллана ул.

Кешене гомеренең башыннан ахырынача җитәкләп тә, хисләндереп тә балачак истәлекләре озата килә. Балачагы, үсмер вакыты узган, кендек каны тамган туган авылы Чебенленең җир йөзеннән югалуын бик авыр кичерде хисле, хыялый Рәзинә. Заманындагы хаталармы, җавапсызлыкмы – Ык елгасы куенына сыенып утырган авылны, зиратлары белән бергә, башка җиргә күчерделәр. Ничә буын яшәгән нигез-йортларның тамыры өзелде. Булачак шагыйрәнең йөрәк ярасы, гомерлек сагышы да бу. «Ык елгасын иңләп-буйлап йөзеп үскән су кызы бит мин, җиләкле әрәмәлекләр, кычытканлы тыкрыкларга кадәр төшләремә кереп газаплый», – дип өзгәләнә иде ул еш кына. Ә мин уйлыйм, бәлки мәктәп стена газетасына, кайчакларда район газетасына кыюсыз гына шигырьләр язган кызга шушы фаҗига, шушы авыр югалту тумыштан килгән талантын ачарга этәргеч булгандыр.

...Кылган үскән елга буйларын

 Ир-егетләр кочып елады.

 Туган илкәйләрне, газиз илкәйләрне

 Сулар басты – саклап булмады...» – дип өзгәләнеп язды ул.

Шушы сүрелмәс сагышын, Ыгын сагыну хисен «Чебенлем – йөрәк сагышым» поэмасында тасвирлады:

...Ә сагышның мәңге бетәсе юк,

 Яшереп тә йөрәк түренә,

 Чебенлем дип сагынып дәшү белән

 Мөлдерәмә яшем түгелә,

– дип ачып сала. Аннары горурлык белән күңелен юата:

Затлы кавем булып гомер кичтек,

Көчле, затлы дәвам үстердек.

Чебенленең шанлы истәлеген

Җырлы дастаннарга күчердек...

Китапның бер бүлегендә барыбызның да күңелләрен борчый торган четерекле мәсьәлә – олыны олы итмәү, ата-ана кадерен белмәү кебек күренешләр тасвирланган. «Асрамага ана аламсыз?», «Ана күңелләре балада...», «Олы юлда әби һәм сандык», «Ана мәхәббәте ялгышмы?», «Ата-ана артык сыныкмы?», «Бусагасын атлап кермим димә», «Соңга калмыйк» дигән шигырьләрен күз яшьләрсез укып булмый.

Ни булды соң безгә, әй, кешеләр!

Ата-ана артык сыныкмы?!

Үз йортыннан арткан әбекәйләр

Картлар йортларында тансыкмы?

– дип оран сала ул, туктап уйлагыз дип ялвара.

 Балаларга багышланган бүлекне укыганда биш онык әбисе Рәзинәне таныйм. Ул болай да чая, хисләнүчән, хәрәкәтчән, йомшак күңелле. Шигырьләрендә аның үзенең дә дә сабый балага әверелүе бер дә гаҗәп түгел.

 Җыр текстларын укыганда шатланып куйдым: шагыйрәбезнең 60тан артык шигыренә төрле композиторлар көй язганнар. Шөкер, аларны төрле җырчылар башкаруында ишеткәләп торабыз. Төрле теманы, төрле язмышларны эченә алган кыска хикәяләрне, багышламаларны да укучылар яратып кабул итәрләр дип ышанам.

 Шигырьдә хикмәт бар, диләр. Бик хак сүзләр. Шигърият ул – хисләр дәрьясы. Рәзинәнең шул дәрьяда озаграк йөзүен, иҗади табышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев