Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабый кү­ңе­ле ба­рын да си­зә

Сә­мә­кәй­дә­ге «Зи­ләй­лүк» – бер төр­кем­ле 11 бак­ча­ның бер­се. Ки­леп ке­рү­гә үк бак­ча­да җы­лы ат­мос­фе­ра ха­ким­лек итүе си­зе­леп то­ра. Хез­мәт­кәр­ләр бе­лән ба­ла­лар ара­сын­да дус һәм та­ту га­и­лә­дә­ге ке­бек якын мө­нә­сә­бәт­ләр ур­наш­кан.

«Зи­ләй­лүк»кә бы­ел­гы уку елын­да 13 ба­ла йө­ри, иң нә­ние яшь ярым­лык. Үз эш­лә­ре­нә би­рел­гән бак­ча хез­мәт­кәр­лә­ре­нең ты­рыш­лы­гы бе­лән шу­шы ре­монт кө­тү­че би­на­да ба­ла­лар өчен уңай­лы шарт­лар ту­ды­ры­ла. Кол­лек­тив­та дүрт ке­ше: мө­дир, тәр­би­я­че, ке­че тәр­би­я­че һәм пе­шек­че. 
Ру­за­лия Га­таул­ли­на­ би­ре­дә 30 ел­дан ар­тык тәр­би­я­че бу­лып эш­ли. Сә­мә­кәй­нең ба­ла­лар бак­ча­сы та­ри­хын ях­шы бе­лә, аны бар­лап аль­бом итеп тә туп­ла­ган­нар. Та­рих 1934 ел­дан баш­ла­на. Шул ел­лар­дан хә­зер­гә­чә ба­ла­лар бак­ча­сы төр­ле фор­ма­лар­да эш­ләп кил­гән, яс­ле, ба­ла­лар мәй­дан­чы­гы да бу­лып тор­ган. 1962 ел­да ае­рым би­на са­лын­ган. Ру­за­лия эш баш­ла­ган би­на ул. Ә хә­зер­ге­се 2000 ел­да тө­зел­гән.
Ру­за­лия Га­таул­ли­на да, аның хез­мәт­тәш­лә­ре дә ба­ла­лар өчен кул­ла­рын­нан кил­гән­нең, мөм­кин бул­ган­ның ба­ры­сын да эш­ли­ләр. 
«Бак­ча­га ир­түк то­рып ки­ләм. Ба­ла­лар­ны кар­шы алам. Гим­нас­ти­ка  һәм ир­тән­ге аш­тан соң шө­гыль­ләр баш­ла­на», – дип көн­дә­лек эш тәр­ти­бе бе­лән та­ныш­ты­ра Ру­за­лия ха­ным. «Зи­ләй­лүк» – та­тар тел­ле бак­ча. Уен­нар һәм шө­гыль­ләр­дән тыш, сөй­ләм үс­те­рү дә­рес­лә­ре үт­кә­ре­лә. «Рус те­лен өй­рә­нә­без» ди­гән әс­бап бу­ен­ча ае­рым сә­гать­ләр­дә ба­ла­лар рус те­лен дә өй­рә­нә­ләр. Җыр һәм му­зы­ка­га өй­рә­тү­дә Ру­за­лия ха­ным кы­ен­лык күр­ми. Баш­та­гы ел­лар­да үзе пи­а­ни­но­да уй­нап дә­рес­ләр үт­кәр­гән, хә­зер тех­ни­ка мөм­кин­лек­лә­рен фай­да­ла­на. Ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­бия эшен­дә кул­ла­ныр өчен тех­ник ча­ра­лар бе­лән тә­э­мин ител­гән.
– Бү­ген­ге ба­ла­лар элек­ке­ге­ләр­дән ае­ры­ла­мы? – дип кы­зык­сы­ну­ы­ма тәр­би­я­че ха­ным:    
– Ба­ла­лар һа­ман да ба­ла­лар бу­лып ка­ла, лә­кин хә­зер­ге­ләр үз­лә­рен ир­кен то­та­лар, кы­ен­сы­ну ди­гән­не бел­ми­ләр. Тор­мыш­та кы­ю­лык та ки­рәк ин­де, ба­ры ча­ма хи­сен югалт­ма­сын­нар. Һәр­бер ба­ла үзен­чә уй­лый, дөнь­я­ны үзен­чә ка­бул итә. Алар­ны ни­чек бар, шул ки­леш яра­тыр­га ки­рәк. Са­бый кү­ңе­ле бик сиз­гер, ясал­ма­лык­ны да тиз си­зә, шу­ңа кү­рә их­лас­лык ки­рәк. Үзең тәр­би­я­лә­гән ба­ла­лар­ның күз­лә­рен­дә шат­лык ну­ры күр­гәч, җы­лы ка­раш­ла­рын той­гач, ягым­лы итеп эн­дә­шү­лә­рен ишет­кәч, сай­ла­ган һө­нә­рең­нен ял­гыш тү­гел­ле­ген аң­лый­сың, – дип җа­вап би­рә. 
Ачык йөз­ле, тәм­ле тел­ле тәр­би­я­че­не нә­ни­ләр яра­та, әти-әни­ләр хөр­мәт итә. Ата-ана­лар бе­лән сүз­гә кил­гә­нем юк, ди үзе дә. Чын та­тар ха­тын-кыз­ла­ры­на хас нә­за­кәт­ле­ле­ге, зы­я­лы­лы­гы бе­лән үзе­нә тар­тып то­ру­чы бу ха­ным  – Сә­мә­кәй бәй­рәм­нә­ре­нең, Са­бан туй­ла­ры­ның алыш­тыр­гы­сыз алып ба­ру­чы­сы. «Зи­ләй­лүк» ан­сам­бле­нең оеш­ты­ру­чы­сы һәм җи­тәк­че­се. Авыл җир­ле­ге баш­лы­гы, шу­шын­да яшә­ү­че ке­ше­ләр бе­лән әй­бәт мө­га­мә­лә­дә эш­лә­ве һәм яшә­ве аңа ка­нә­гать­лек би­рә. 
Ру­за­лия Гап­трах­ман кы­зы бак­ча тор­мы­шы­на би­та­раф бул­ма­ган авыл­даш­ла­ры­на ае­ру­ча рәх­мәт­ле. Кай­чан­дыр би­ре­дә тәр­би­я­лән­гән, бү­ген­ге көн­дә фер­мер­лык эш­чән­ле­ге алып ба­ру­чы Ро­берт Пет­ров ише­гал­дын­да­гы уен мәй­дан­чы­гы­на бе­сед­ка ко­рып куй­ган. «Җил­дән, яң­гыр­дан, ышык­ла­ныр уры­ны­быз бул­ды. Ир­тән һәр көн­не кү­рәм дә күз­лә­ре­мә яшь­ләр ки­лә», – ди тәр­би­я­че ха­ным. Ви­де­о­га тө­ше­реп, Ро­берт Вла­ди­ми­ро­вич­ка ба­ла­лар­ның рәх­мәт­лә­рен дә җит­кер­гән­нәр. 
«Хә­зер­ге за­ман шарт­ла­рын­да тәр­би­я­че бу­лу шак­тый кат­лау­лы һәм җа­вап­лы. Бе­лем, тәҗ­ри­бә ге­нә тү­гел, бик зур тү­зем­лек тә со­рый, – дип йом­гак­ла­ды сү­зен Ру­за­лия Га­таул­ли­на. – Да­и­ми иҗа­ди эз­лә­нү­ләр, эш­кә яңа­лык кер­теп то­ру ки­рәк. Бәй­рә­ме­без – Тәр­би­я­че­ләр кө­не бе­лән бар­лык хез­мәт­тәш­лә­рем­не тәб­рик итәм. Ба­ры­сы­на да сә­ла­мәт­лек, са­быр­лык һәм иҗа­ди уңыш­лар те­лим!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев