25 май 2017 яңалыклары
-
Тукай районы спортчылары җиңел атлетикада көчләрен сынады
Яр Чаллы шәһәрендә җиңел атлетика буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үткәрелде. Барысы бергә ярышларга 72 кеше, шул исәптән 14 команда килгән иде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: - егетләр арасында: 1 урын - Гыйниятуллин Роберт - Новотроицкое 2 урын - Исламов Илһам - Яңа поселогы 3 урын - Нуриев Ринас - Биклән...
-
Тукай районы Сәмәкәй авылы мәктәбендә бүген соңгы кыңгырау чыңлады + Фоторепортаж
Бүген район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңы яңгырады. Унберенче сыйныфны быел районда барлыгы 85 укучы, тугызынчыны 305 бала тәмамлый. Сәмәкәй мәктәбенең тугызынчы сыйныфын быел 4 укучы тәмамлый. Өч егет Рәмзил Фәхретдинов, Алмаз Шәрәфиев, Айдар Вәлиев, бердәнбер кыз Алия Гатауллинаның «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә урыннары түрдә булды. Алар...
-
Тукай районында югары тизлектә йөрүчеләр күп
Район ЮХИДИ хезмәткәрләренең Эчке эшләр бүлегенең шәхси составы белән берлектә уздырылган профилактик рейдында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның барлыгы 69 очрагы теркәлде. Алар арасында иң кабатлана торганы тизлек режимын арттыру кала бирә. Рейд вакытында шундый 37 йөртүче тоткарланды. Куркынычсызлык каешын такмаучылар - бишәү, машина йөртү таныклыгыннан башка йөрүчеләр һәм административ штрафын...
-
Депутатлар бергәләп эшләргә килештеләр
Бүген «Бердәм Россия» фракциясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Тукай муниципаль районы вәкиллекле органы депутаты Васил Хаҗиев социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешне үз эченә алган партия проектларын район территориясендә гамәлгә ашыруда бергәләп эшләү турындагы килешүгә кул куйдылар. Фракциянең райондагы әгъзалары Дәүләт Думасы депутаты белән очрашудан файдаланып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне...
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!
Хөрмәтле укучылар! Сезне соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Әле кайчан гына сез, нәни кызлар һәм малайлар, мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, инде олы тормыш юлына басар вакытыгыз килеп җитте. Урта белем турында аттестат алырга санаулы гына көннәр калуына сөенсәгез дә, бергә укыган сыйныфташларыгыз, ун ел буе белем биргән укытучыларыгыздан аерылу...
-
«Чаллы Бройлер» җәмгыяте тере кош-кортны сатуны тыйды һәм ветеринар-санитар таләпләрне көчәйтте
Газетаның үткән саннарында Лаеш районындагы кошчылык фермасында кош гриппы табылуы, шул сәбәпле андагы ярты миллионга якын тавыкның юк ителәчәге хакында, шулай ук әлеге куркыныч чир белән зарарлануы белән республиканың берничә районында карантин кертү турында язган идек.
-
Элвин Грейны дәваларга дип акча җыя башлаганнар, ышанмагыз!
Социаль челтәрләрдә Радик Юлъякшин исеме белән теркәлгән кырыгалдарлар халыктан акча җыя башлаган. Элвин Грейда яман шеш тапканнар, имеш. Радик Юлъякшин барча тамашачысын сак һәм уяу булырга, аның исеменнән акча сорап мөрәҗәгать итүчеләргә ышанмаска чакыра. Бу хакта ул рәсми төркемендә үзе хәбәр итте, дип яза Интертат.
-
Район газетасына язылырга онытмагыз
2017 елның икенче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу дәвам итә. Атнага ике мәртәбә килүче басманың бәясе 648 сум. Җомга санын гына алган очракта 546 сум түләргә туры киләчәк. Газетага почта бүлекләре аша да, Интернет аша да, редакциягә килеп тә язылырга мөмкин. Район яңалыклары, оператив хәбәрләр, авыллардагы вакыйгалар, гыйбрәтле...
-
Кабак бәлеше пешәрәбез
Май, шикәр салып изгән әче камырны җәяләр дә өстенә эчлек салалар, өстенә җәеп икенче җәймә каплыйлар. Камыр кырыйларын чеметеп тоташтыралар, өстенә валчык сибәләр яисә йомырка сөртәләр һәм духовкага куялар. Эчлек әзерләү: өлгергән каты кабакны урталай ярып эчен чистарталар, кабыгын әрчиләр, аннары вак кына турыйлар. Тоз сибеп бераз тоталар, иләккә салып...
-
Татарстанда алдагы өч көндә һава температурасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк
Синоптиклар кыска вакытлы яшенле яңгырлар һәм җилнең көчәю ихтималы турында да кисәтә. (Казан, 24 май, "Татар-информ"). Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 25 майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр. Көндез дә явым-төшемнәр көтелә, урыны белән яшен булуы да ихтимал. Җил көнчыгыштан, уртача,...