25 май 2015 яңалыклары
-
Бүләк отасың килсә – “Якты юл”га фото җибәр!
Исегезгә төшерәбез, "Якты юл" газетасы яңа бәйге игълан итте! Аны көтеп алган Сабан туе якынлашу уңаеннан, милли бәйрәмебезнең төп темасы булган җир эшкәртү һәм шуның белән бәйле эш коралы - сабанга багышлыйбыз. Ярышта катнашу өчен сабан белән бергә фотога төшеп, шул сүрәтне безнең редакциягә юлларга кирәк. Электрон адресыбыз : yakti.ul76@gmail.com...
-
Тукай районында мәчет каршындагы лагерьлар эшлиячәк
1 июньнән 12 сенә кадәр Теләнче Тамак һәм Калмаш, Калмия авылларындагы мәчет каршында җәйге лагерь эшлиячәк. Анда 7 яшьтән 14 яшькәчә кызлар-малайлар йөри ала. Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов әйтүенчә, лагерьның төп юнәлеше - яшь буынны ислам нигезләре буенча тәрбияләү. Балаларга белемне Чаллы шәһәренең Ак мәчет мөгәллим һәм мөгәллимәләре...
-
Рифкать Миңнеханов райондашларны кабул итә
27 май көнне сәгать иртәнге 10нан 11гә кадәр Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ бинасында Тукай районы халкын ТР Эчке Эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 37-96-62. фото http://www.business-gazeta.ru сайтыннан
-
Тукайлылар сәламәтлеге: эт тешләү, талпан кадалу очраклары дәвам итә
Үткән атнада Тукай районында кискен эчәк инфекциясен 2 бала,1 өлкән кеше йоктырган. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 79 очрагы теркәлгән. 57 очрак балаларга туры килә. Лаборатор шартларда йорт хайванында котырыну авыруы булуы расланган. Аның белән 10...
-
Тукайлыларны наркотикларны куллану яки сату турында полициягә хәбәр итәргә чакыралар
Бүген, 25 майдан 26 июньгә кадәр Тукай районында «Наркотиксыз тормыш» наркотикларга каршы акциясе башланды. Чараның максаты - хокук саклау структуралары, хакимият органнары һәм гражданнар җәмгыятенең наркотикларга каршы көрәштә, наркотиклар җитештерүче, таратучы, кулланырга чакыручы интернет-сайтларны һәм кешеләрне ачыклау, балигъ булмаган яшьләрне җинаятькә тарту очракларын булдырмау өчен көчләрен берләштерү. Бу уңайдан наркотик...
-
Биклән укучылары “Соңгы кыңгырау»дан соң, лимузинга утырып, Чаллыга китте (фото)
Биклән урта мәктәбенең «Соңгы кыңгырау» бәйрәме быел да елдагыча күңелле, истә калырлык, эмоцияләргә бай булды.Мәктәп янындагы алан шарлар белән матур итеп бизәлгән. Мәктәп, саубуллашу, укытучылар турында талгын гына җырлар агыла. hэркемнең - әти-әниләр, укытучылар, укучылар, килгән кунакларның күңелен бер үк вакытта сагышлы да, күңелле дә хисләр биләп алган. Бәйрәм 4...