25 март 2020 яңалыклары
-
Карлыган куакларын эшкәртергә вакыт
Елдан-ел бакчадагы уңышка һөжүм итүче корткычлар күбәя. Аларга каршы кулла-нылган инсектицидлар, фунгицидлар, пестицидлар исемлеге озыная, тик күпчелек очракта алар авыруга каршы тора алмый.
-
Галимнәр коронавирустан саклану өчен иң нәтиҗәле продуктны атаган
Сезонлы салкын тиеп авырулар вакытында иммунитетны яхшырта торган, шул ук вакытта арзанлы булган продукт дип диңгез кәбестәсе табылган.
-
«Үз сабыен сөя алмады...»
Бала елаган тавыш станция платформасының икенче башына кадәр ишетелә. Ярсып-ярсып елый сабый. «Әнисе юкмы әллә моның?» – дип, электричка көтеп торучылар үзара сөйләшәләр. Араларыннан өлкәнрәге эскәмиягә барып утыра да үткәннәренә кайтып килә. Баксаң, шул елак бала – аның оныгы икән бит! Ләкин ул аны оныкка санамый да...
-
Приставлар килә
Шушы көннәрдә ЮХИДИ инспекторлары суд приставлары белән берлектә авылларга чыгачак.
-
Салават карантинга шат
Эстрада йолдызы «таҗлы вирус» сәбәпле, оныклары белән өйдә утыра.
-
Волонтерлар куркынычсызлык сагында
Коронавирус таралуга каршы дәүләт дәрәҗәсендә катгый чаралар күрелә. Бүгенге көнгә республикада әлеге куркыныч инфекция белән авыручылар 6 кеше. Роспотребнадзор белгечләре фикеренчә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр вируска аеруча бирешүчән. Иммун системаларына көч килеп, катлауланулар, шул исәптән вируслы үпкә ялкынсынуы башлану куркынычы бар. Шул сәбәпле өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга кибеткә, аптекага, банкка, почта бүлекчәсенә һәм башка урыннарга йөрмәскә киңәш ителә.
-
Мунчасын янарга калдырган
«Татарстан» совхозы поселогында 20 март көнне йорт ишегалдындагы мунча тулысынча янып бетә.
-
Диспансерлаштыру тукталып тора
Коронавируска бәйле рәвештә республикада санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты – авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән узган өлкәннәрне һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне медицина учреждениеләренә алып бару, аларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм өйләренә илтеп кую чараларын башкару вакытлыча – 2020 елның 23 мартыннан башлап 15 апрельгә кадәр туктатылды.
-
Суд утырышлары кичектерелде
Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, 19 марттан 10 апрельгә кадәр Тукай районы суды эш режимын үзгәртте.
-
«Балкыш»та балалар ялы
Тукай районының Иске Дөреш авылындагы «Балкыш» лагеренда каникул вакытында балаларның ялы оештырылды.
-
Уҗымнарны тукландыруга керештек
Районда язгы кыр эшләре старт алды. Аграрийлар уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыруга кереште. «Кама» агрофирмасында әлеге эш санаулы көннәрдә тәмамланды, «Гигант», «Кама-Бекон» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда дәвам итә. Эш ике сменада оештырылган. Бүген барлыгы 6200 гектар мәйданга ашлама кертелде. Басуда 7 техника берәмлеге эшли.
-
Ашап туймаганны…
Бүген үзара салым акчаларын җыюның соңгы көне.