Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уҗымнарны тукландыруга керештек

Районда язгы кыр эшләре старт алды. Аграрийлар уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыруга кереште. «Кама» агрофирмасында әлеге эш санаулы көннәрдә тәмамланды, «Гигант», «Кама-Бекон» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда дәвам итә. Эш ике сменада оештырылган. Бүген барлыгы 6200 гектар мәйданга ашлама кертелде. Басуда 7 техника берәмлеге эшли.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хә-бетдинов сүзләренчә, агымдагы елда район хуҗалыкларында көзге игеннәр 11 мең 800 гектар мәйдан били. Алар кышны исән чыкты, бүгенгә торышлары да яхшы. Кышкы чордан соң аларның ныгып китүен тәэмин итү өчен тукландыра башлау алшарт булып тора. Бүгенгә барлыгы 13 мең тоннадан артык ашлама тупланган, бер гектар җиргә 66,7 килограмм тәэсир итүче матдә туры килә. 
– Бу араларда явып узган кар безнең эшкә төзәтмәләр кертмәде – кар катламы юка, көпшәк. Якын көннәрдә салкынлык көтелә, икенче атнага һава торышы «плюс» тамгасына күчә дигән фаразлар бар. «Ярыш», «Ирек» хуҗалыгы һәм «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында әлегә кар ята. Хуҗалык хезмәтчәннәре һәм техника әзерлек сызыгында тора, – диде Рәшит Хәбетдинов.
Уҗым басуларын тукландыруга беренчеләрдән булып «Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре чыкты. Агрофирмада көзге культуралар 5071 гектар мәйданны били. 
Шимбә иртәсендә сынау өчен Новотроицкое поселогы янындагы басуда эш башланды. 107 гектарлы көзге бодай кырында Илнар Закиров үзйөрешле сиптергеч белән гектарына 100 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертә башлады. Ашлама салуда механизаторлар Самат Хәмидуллин һәм Рәфит Габдрахманов эшләде.
– Минераль ашлама кертүдә зур егәрлекле бер «Барс» һәм өч «Амазоне» сиптерткечләре кулландык. Егетләр тәүлек әйләнәсе эшләде. Кайнар ашны, ягулык материалларын басуга китереп тордык, – ди «Кама» агрофирмасы җитәкчесе Раушан Харисов.

/ Фотолар Раушан Харисовтан алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев