25 февраль 2018 яңалыклары
-
Тукай районының Шилнәбаш авылында торак йорт янды
24 февраль көнне көндезге сәгать 12ләрдә янгын сүндерүчеләргә Шилнәбаш авылыннан шалтырату килә. Алар барып җиткәндә иске агач йортка ут капкан була. Йортта ике гаилә яши торган була. Бер ягында урын өстендә ята торган 79 яшьлек әби, икенчесендә өч балалы әни. Әби яшәгән өлеш газ белән җылытыла, ә икенче ягы -...
-
Халык тормышы синнән башлана (Видео)
Ни өчен син сайлауларга барырга тиеш? Рәхим Теляшев 18нче мартта үтәчәк сайлаулар турында.
-
Яңа Бүләк авылы халкы Илһам Шакиров белән горурланып яши
Илһам агага исемне дә бик белеп кушканнар. Ул үзенең моңлы тавышы белән татар дөньясын әсир итеп, гасырларга, юк, берничә гасырга кабатланмас моң өлгесе булып калыр. Кабатланмас моңы белән татарны бөтен дөньяга танытты, авылыбызның гына түгел, барлык татар дөньясының горурлыгына әверелде.
-
Олуг юбилее белән тәбрикләделәр
Шушы көннәрдә Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гомер итүче тыл хезмәтчәне Шәйхеләгъзам Шәйхразиев 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, шулай ук күчтәнәчләрне юбилярга район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова, шулай ук район ветераннар советы һәм инвалидлар...