Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының Шилнәбаш авылында торак йорт янды

24 февраль көнне көндезге сәгать 12ләрдә янгын сүндерүчеләргә Шилнәбаш авылыннан шалтырату килә. Алар барып җиткәндә иске агач йортка ут капкан була. Йортта ике гаилә яши торган була. Бер ягында урын өстендә ята торган 79 яшьлек әби, икенчесендә өч балалы әни. Әби яшәгән өлеш газ белән җылытыла, ә икенче ягы -...

24 февраль көнне көндезге сәгать 12ләрдә янгын сүндерүчеләргә Шилнәбаш авылыннан шалтырату килә. Алар барып җиткәндә иске агач йортка ут капкан була.

Йортта ике гаилә яши торган була. Бер ягында урын өстендә ята торган 79 яшьлек әби, икенчесендә өч балалы әни. Әби яшәгән өлеш газ белән җылытыла, ә икенче ягы - утын белән. Әбинең улы иртән әнисе янына кергәч төтен исен сизә, күршеләренә дә кереп карый, ләкин төтеннең каян чыкканын ачыклый алмыйлар. Аннары күршеләре ике баласы белән өйдән чыгып китә. Төш вакытына төтен тагын да көчәя. Йортта калган 12 яшьлек малай да өйдән чыгып китә, 79 яшьлек әбине улы килеп тәрәзәдән чыгара.

Кызганычка, йортны саклап калып булмый, ул тулысынча янып бетә. Яшәүчеләрнең сәламәтлегенә зыян килми. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев