Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләк авылы халкы Илһам Шакиров белән горурланып яши

Илһам агага исемне дә бик белеп кушканнар. Ул үзенең моңлы тавышы белән татар дөньясын әсир итеп, гасырларга, юк, берничә гасырга кабатланмас моң өлгесе булып калыр. Кабатланмас моңы белән татарны бөтен дөньяга танытты, авылыбызның гына түгел, барлык татар дөньясының горурлыгына әверелде.

Без кайда гына булсак та горурланып, без Яңа Бүләктән - Илһам Шакиров туган авылдан, - дип әйтә алабыз. Мәктәп директорлары эшлекле сәфәр белән Башкортстанның Салават районына баргач, миңа өч тапкыр сүз бирделәр. Сәлмән булганым өчен түгел, Илһам Шакиров авылыннан булганга. Сәлмәнне Башкортстанда белмиләр икән.

Мин Илһам абыйны якыннан белүем белән горурланам. Алар минем әтием Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән яшьлек дуслар булганнар. Бергә җырлар өйрәнеп, мунчаларда чабата үргәндә концертлар куйганнар. Авылга кайткач, үзенең баянчысы белән безгә әтинең хәлен белешергә керәләр иде. Үткәннәрне искә алып җырлашып утырулары минем күңелемдә тирән эз калдырды. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, ул авылдашларын, чордашларын, дусларын, мөгаллимнәрен онытмады. Авылга кайтканда да, урманга җиткәч, машинадан төшеп калып, урман эченә кереп, моңлы җырларын сузып җибәрә иде. Җыр аша туган ягы, авылдашлары, таныш тирәкләре белән сәламләшүе булгандыр күрәсең.

Авылга концерт куярга кайткач, халыкның клубка сыймавын истә тотып, машина кузовын сәхнә итеп ясадылар. Чирәмгә тезелеп утырып концерт каравыбыз хәтердә. «Идел» инструменталь ансамбле белән беренче танышуым шушы концертта булгандыр. Моңлы җырлар башкарганда әниләр, әбиләр ни өчен елый микән, - дип аптырый идем. Моны аңлау өчен еллар кирәк булып чыкты.

Илһам аганың яшьлек елларына күз салсак, моңланырлык сәбәпләр булган. Алты баланы ятим итеп, 1937 елны әтиләре Гыйльметдин аганы «халык дошманы» дигән тамга тагып, төнлә өеннән алып чыгып киткәннәр. Шул китүдән инде ул яңадан әйләнеп кайтмаган. Балаларны аякка бастыру әниләре Нуриәсма апа өстенә калган. Ятимле өстенә «халык дошманы балалары» дигән тамга өстәлгән. Ачлык, ялангачлык, хәерчелеккә дошман тамгасы кушылган. «Атаң артыннан китәсең киләме?» - дигән кинаяле сүзләрне күп тапкырлар ишетергә туры килгән аларга. Ләкин нинди генә авырлыклар күрмәсеннәр, алар бу дөньяда үз урыннарын табып, әниләрен куандырырлык балалар булып үсәләр. Үзләрен әтисез калдырган кешеләргә үч саклап йөрмәгәннәр. Кем гаепле - дигән сорау куеп, аңа җавап эзләмәгәннәр. Әләк-чәләк, хөсетлек белән авылдашларын төрмәләргә утырткан кешеләр вөҗдан газабы кичермәде микән? Еллар узу белән бу хөсетлек чире нәселдән нәселгә күчмәс микән дигән шик бар.

Илһам абыйның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүдә Рубис ага Зариповның тырышлыгы зур булды. Бүгенге көндә Теләнче Тамак авылында Илһам Шакиров урамы бар. Авылдашыбыз Илдар Гыймадиев, чишмә төзекләндереп, 2013 елның 15 сентябрендә зур тантана ясап, «Илһам чишмәсе»н ачты. Чишмә үзенең челтерәп агуы белән Илһам аганың моңын күп еллар дәвамында буыннан-буынга тапшырыр.

Сүнми торган якты йолдыз булып,
Син кабындың илем күгендә,
Тәфтиләүләр, карурманнар белән
Мәңгелеккә кереп күңелгә.
Бармы икән җирдә шундый кеше -
Синең моңны йөрәккәе аша тоймаган.
Тагын йөз ел яшә, даһи җырчым,
Безнең күңел синең моңга,
Җырга, назга әле туймаган.

Сәлмән Әхмәтҗанов.
Яңа Бүләк авылы.

Илһам авылы - илһамлы авыл

Яңа Бүләк - Илһам авылы ул,
Яңа Бүләк - Илһамлы авыл.
Тарих битләрендә эзе калыр,
Бар дөньяда купса да давыл.
Бу дөньяга Илһамны биргән ул,
Ә Илһам - аны таныткан.
Бөек Илһам белән безнең халык
Өстен тора башка халыктан.
Урамында Илһам эзләре бар,
Моңын саклый урман-кырлары.
Үзәкләрне өзеп, йөрәкләргә
Үтеп керде аның җырлары.
Илһам авылында Илһам йорты -
Кавыша анда гашыйк йөрәкләр.
Шунда яңгырый дөньяда иң изге,
Иң якты, иң матур теләкләр.
Тау астында җырлап чишмә тибә,
Илһам чишмәсе, - дип йөртәләр.
Татлы суын эчеп, юлаучылар,
Яшәргә көч алып китәләр.
Авыл уртасында һәйкәл кирәк
Татар улы, җырчы Илһамга.
Исем өчен түгел, халык өчен
Моң тараткан барлык җиһанга.
Бөек җырчы Илһам Шакировның
Бар гомере җырлы-сагышлы.
Бу дөньяда бердәнбер Илһам ул -
Кабатланмас моңлы тавышлы.
Җырлап узган гомере алтынга тиң,
Һәр башкарган җыры кыйммәтле.
Аның исемен дөнья таный һәм ул -
Асылташы безнең милләтнең.

Рәзилә Гайсина,
Яңа Бүләк авылының «Сәйлән» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев