25 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Бүген студентлар көненә итле бәлеш пешерәбез
1 бәлешкә: 600-800 г камыр 1,2 кг бәрәңге 500-600 г сум ит 200 г башлы суган тоз, борыч - кирәгенчә 1 кг төче камыр өчен: 600-700 г он 200-250 г су яки сөт, 30 г шикәр комы 40-45 г май 1-2 йомырка 10-15 г тоз Төче камыр әзерлибез. Савытка су...
-
«Аның җырлары безне тәрбияләде»
- Владимир Высоцкийның 80 еллыгына китаплар күргәзмәсе һәм балалар өчен ачык дәрес әзерлим, - дип сөйли Калмия авыл китапханәсе мөдире Энҗе Галиәхмәтова. - Мин үзем бу талантлы шагыйрь, җырлар башкаручы һәм актерның иҗатын яратам, ул катнашкан киноларны бик теләп карыйм.
-
Студентлар көне белән дуслар!
25 гыйнвар - студентлар көне дип санала. Кешенең гомеренең иң күңелле елларын, студент вакытлары дип сагынып искә алына. Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм...
-
Лукерья Демидова: «Иң мөһиме – балалар эшле һәм ашлы булсыннар»
Бүген 90 яшен тутыручылар - сугыш чоры балалары. Дәһшәтле кырык беренче елда алар җитлегеп килгән үсмерләр, сугышка киткән әтиләре, абыйлары урынына калып, тормыш авырлыкларын әле чыныгырга өлгермәгән иңнәренә алган кешеләр, әниләренең уң кулы, эне-сеңелләренең туйдыручылары булган батыр йөрәкле малай һәм кызлар. Мәләкәс авылында гомер итүче Лукерья Демидова да шундыйларның берсе.
-
Ветеринария өлкәсе документлары – электрон формада
ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең баш дәүләт инспекторы Александр Литвинов хәбәр итүенчә, 2018 елның 1 июленнән башлап, ветеринар экспертлар тарафыннан тикшерелгән продукциягә документлар бары тик электрон формада гына булачак. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендә кабул ителгән карары нигезендә, моңа кадәр ветеринарлар продукцияне тикшергәннән соң, мәгълүматларны кәгазьгә язып (түләүле...
-
Кунакханә бәясе буенча сорауларыгыз булса – шалтыратыгыз
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты үткәрү вакытында кунакханә хезмәте күрсәтү буенча «кайнар линия» уздыра. Бу мәсьәләдә сораулары булган тукайлылар 2018 елның 22 гыйнварыннан башлап чемпионат тәмамланганчыга кадәр 8 (917) 224-87-94 телефонына мөрәҗәгать итә алалар. Шалтыратулар эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 16.00гә кадәр (12.00-12.45 -...
-
Якташлар очрашуына рәхим итегез
26 гыйнвар, җомга көнне, 18 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда Бөгелмә, Әлмәт, Ютазы, Баулы районнары якташлары очраша. Белешмәләр өчен телефоннар: 70-16-50, 70-16-24. Керү ирекле. 6+
-
25 гыйнварга Тукай районында һава торышы
Бүген, 25 гыйнвар көнне, Тукай районында көне буе кар явачак. Һава температурасы көндез 10 градус салкынлык, төнлә -10 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -15 градуска кадәр суыта.