Лукерья Демидова: «Иң мөһиме – балалар эшле һәм ашлы булсыннар»
Бүген 90 яшен тутыручылар - сугыш чоры балалары. Дәһшәтле кырык беренче елда алар җитлегеп килгән үсмерләр, сугышка киткән әтиләре, абыйлары урынына калып, тормыш авырлыкларын әле чыныгырга өлгермәгән иңнәренә алган кешеләр, әниләренең уң кулы, эне-сеңелләренең туйдыручылары булган батыр йөрәкле малай һәм кызлар. Мәләкәс авылында гомер итүче Лукерья Демидова да шундыйларның берсе.
Үзенең юбилей датасын ул узган елның декабрь аенда билгеләп үткән иде. Шулкадәр авыр елларны үтеп, ачлык-ялангачлыкны күреп тә, шушы яшькә җитә алганына, картлыгының кадерле булуына, тәрбиядә, балалары, оныклары җылысында яшәгәненә мең шөкер итә бүген Лукерья әби.
Ун балалы гаиләдә бишенче булып дөньяга килгән кыз була ул. Ул елларда балаларның сигезе исән кала. Фронтка киткән әтиләре Иван дәдәй турында хәбәрсез югалды дигән хат кына килә. Сугышның иң каты ноктасына эләккән була ул. Лукерьяның ике абыйсы да сугышка китә, берсе генә исән кайта. Ун яшендә Лукерья бәхетсезлеккә юлыга һәм шул вакытта гомерлеккә бер күзен югалта.
Кул астына керә башлаганнан бирле кыз колхозда эшли. Фронт өчен дип, үсмер кыз үгезен дә җигә, ирләрнең генә көче җитәрдәй бүтән эшләрне дә башкара.
1959 елда Питрау бәйрәмендә Лукерьяны Борды авылыннан Петр исемле егет урлап китә. Аңа кадәр яшьләрнең бер-берсе белән очрашканнары да булмый. Кире кайту юк - шулай итеп, яшь килен каенана, каен-
ата белән яши башлый. Биредә аларның уллары Александр туа. Соңрак яшь гаилә Мәләкәскә килеп төпләнергә уйлый, монда йорт салалар. Кызлары Розалина һәм уллары Иван яңа нигездә дөньяга киләләр.
Лукерья гомер буе колхозда сыер савучы булып эшли. Хезмәт кенәгәсендә 1943 елдан 1982гә кадәр шушы бер вазифа гына күрсәтелгән. Ул чорлардагы савымчы эшенең ни дәрәҗәдә авыр булганын кызлар үзләре генә белә. Һәр көн төннән килеп, сыер имчәкләрен юу өчен дип, утын ягып су җылытулары бик нык йөрәгенә уелып калган Лукерья Ивановнаның.
- Балачакта әнигә ияреп барган чаклар безнең дә күп булды, су җылытканнарны без дә яхшы хәтерлибез, бар эш кулдан башкарыла иде инде, - дип искә ала бүген Лукерья апаның кызы Розалина ханым да.
Лукерья Ивановна хезмәт ветераны, күкрәген төрле елларда хезмәтен олылап бирелгән медальләр бизи.
Ире Петр белән Лукерья 36 ел бергә гомер кичергәннәр. Икесенең дә әниләрен, үз йортларына алып кайтып, тәрбияләп, соңгы юлга озатканнар. Бүген Лукерья әби кызы Розалина, кияве Павел тәрбиясендә яши. Әтиләре Петр вафат булгач, Розалина Яр Чаллыдан гаиләсе белән әнисе янына күченеп кайта. Лукерья әби гомер итә торган зур йортта бүген дүрт буын тату, матур итеп көн күрәләр. Розалина һәм Павелның уллары Юрий да гаиләле. Юрий үзе дә, киленнәре Регина да укытучылар. Берсе Мәләкәснең үзендә, икенчесе Яр Чаллының Сидоровка бистәсендәге мәктәптә балаларга белем бирәләр. Кызлары Лена да Яр Чаллыда укыса да, һәрвакыт бирегә кайтып йөри. Розалина ханым бакча яшендәге оныклары Матвей белән Родионны карый.
Лукерья әби бу йортта барысы өчен дә иң хөрмәтле кеше. Үз почмагы, чиста урын-җире бар.
- Эшли торгач, гомер үткәнен сизми дә калганбыз, бик тиз уза икән шул ул, җитми дә кала икән. Шуңа күрә, балалар, бер-берегезнең кадерен белеп яшәсәгез иде. Аллаһы Тәгалә җаннарыбызга тынычлык бирсен, балаларыбыз эшле һәм ашлы булсыннар, муллыкта яшәсеннәр, бәхетле булсыннар, без күргәнне күрмәсеннәр, - дип тели бүген 90 яшьлек Лукерья Ивановна. - Никадәр күп бала үссәк тә, авырлыклар белән яшәсәк тә, әниебез безне ач итмәде - шуның өчен бик рәхмәтле мин аңа. Бүген өстем бөтен, тамагым тук, бу көнгә җиткәнемә бик куанам. Аллага шөкер, хәтерем дә яхшы, авылдагы бар чордашларымны исемләп беләм, әйберне кая куйсам, шуннан алам, - ди ул.
Әнә шулай һәр мизгелгә шөкерана итеп, һәр көн саен балаларга изге догаларын укып, унынчы дистәне ваклауга аяк баса бүген Лукерья Ивановна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев