24 декабрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда 23 полиция хезмәткәренә торак сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды
2018 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгында барлыгы 43 полицейский торак сертификаты алды.
-
Татарстан халкын ун көнлек Яңа ел каникуллары көтә
Республикада яшәүчеләр декабрь аенда 30 һәм 31ендә ял итәчәк.
-
Мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь варианты аталды
2-3 сыйныфларда укучылар өй эшен әзерләүгә – 1,5 сәгать, 4-5 сыйныфларда – 2 сәгать, 6-8 сыйныфларда 2,5 сәгать вакытын сарыф итәргә тиеш.
-
Улыбызның уңышларына сөенәм
Улыбыз Андрей Хәбибуллин 2016 елдан грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Бу спорт төрен аның белән бергәләп сайладык һәм бер дә ялгышмаганбыз икән! Һәр көн саен баланың сәләте арта бара. Күптән түгел генә ул беренче уңышларга да иреште. Яр Чаллы буенча ачык беренчелектә Андрей беренче урынга лаек булды.
-
"Үз-үзеңне бәяләү” дигән темага төркемле дәрес үткәрелде
«Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта «Үз-үзеңне бәяләү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
-
Индирабыз Президент чыршысына бара
Республикада матур традициягә әйләнгән төп чыршы бәйрәменә меңләгән яшь татарстанлы чакырылган. Алар арасында, билгеле, тукайлылар да бар. 25 декабрь көнне узачак Президент чыршысына район мәктәпләрендә белем алучы 22 укучы барачак. Алар – сәләтле балалар, яшь спортчылар, уку алдынгылары, фән олимпиадалары җиңүчеләре, опекага алынган балалар. Мондый мактаулы сәфәргә – Түбән Суыксу урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Индира Хәйретдинова да әзерләнә.
-
Алар лаеклы
25 декабрь көнне Казанда узачак Президент чыршысына район мәктәпләрендә белем алучы 22 укучы чакырулы.
-
Кыш бабай тыңлый
«Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясе үткәрү матур традициягә әйләнде.
-
Быел Татарстанда 121,3 миллион сумга 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланды
Социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау объектларына капиталь ремонт программасы 2015 елдан гамәлгә ашырыла.
-
Татарстанда "Чыршы" операциясе дәвам итә
Урман законнары бозылу турында "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә була.
-
"Минем төбәктәге сирәк хайваннар" бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
Чараны "Россия дәреслеге" корпорациясе һәм Рус география җәмгыяте оештыра.
-
Бабайлар әйткән :” Төнлә күк йөзе ачык икән, кыш салкын, ә җәй эссе булачак ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ