Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Улыбызның уңышларына сөенәм

Улыбыз Андрей Хәбибуллин 2016 елдан грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Бу спорт төрен аның белән бергәләп сайладык һәм бер дә ялгышмаганбыз икән! Һәр көн саен баланың сәләте арта бара. Күптән түгел генә ул беренче уңышларга да иреште. Яр Чаллы буенча ачык беренчелектә Андрей беренче урынга лаек булды.

– Андрей бик тырыш егет, гомуми ярышларда катнашканы өчен инде 16 мактау грамотасына ия. 2017 елда Лениногорск шәhәрендә узган республика турнирында – өченче урын, шул ук елда Түбән Кама шәhәрендә узган республика беренчелегендә икенче урынга лаек булды. Быелгы нәтиҗәләре дә яхшы. Барысын да санап бетерерлек түгел, – ди балалар спорт мәктәбе тренеры Булат Мөбарәкҗанов Андрей турында. 
Улыбызның барлык уңышлары өчен тренеры Булат Мирзаяновичка, Бәтке мәктәбе укытучыларына без рәхмәтле. Алдагы көннәрдә дә улыбызга район данын якларга, спорт белән яратып, һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнергә, яңа үрләргә менәргә язсын иде. 

Хөрмәт белән Андрейның әнисе Наталия Хәбибуллина, 
Бәтке авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев